Авыл хуҗалыгы
Бу минутларда район үзәгендә салавычлылар ярминкәсе гөрли (фото)
Алдарак хәбәр ителгәнчә, бүген районыбызда авыл җирлекләре арасында бара торган "Хезмәтем һәм җыр-моңнарым, Балтачым, сиңа багышлана!" дип исемләнгән иҗат бәйгесен салавычлылар дәвам итә.
Балтач үзәгендә - "Эльдорадо" кибете (элекке "Шушма" рестораны бинасы) каршындагы мәйданда иртәнге сәгатьләрдән үк җыр-музыка агылды, ярминкә гөрләде. "Татарстан" күмәк хуҗалыгы терлек азыгы, бөртекле ашлык, ит, бал алып килсә, "Айдат" ширкәте халыкка яңа пешкән, хуш исле икмәк, күп төрдә кондитер ризыклар, ә Салавыч күп профильле лицее кайнатмалар, салатлар тәкъдим итте. Ярминкәләр әледән-әле булып торса да, әле райондашларда кызыксыну кимемәгән, ярминкә эшли башлауга, иртәнге сигездә үк инде, һәр ноктада сатып алучыларны күрергә була иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев