Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Өч көнгә соңлаган... чәчү (+фоторепортаж)

Иртә килә дип көткән языбыз соңгарак та калып, игенчеләребезне шактый кыен хәлгә куйды кебек.

Бар басуларның бергә җитешүе, өлгерүе белән мең дә бер мәшәкатьне елдагыдан да оешканрак, тизрәк, комплекслырак алып бару бурычы килеп туды. Әмма "Татарстан" хуҗалыгы басу-кырларында йөргәндә, ниндидер кабалану-каушау сизелми, барысын күнегелгән гадәт буенча эшлиләр кебек тоелды миңа.
- Соңгарак калды дисәк тә, үткән ел без, мәсәлән, тукландыруга 17 апрель көнне чыкканбыз, быел унсигезе керештек. Чәчү дә нибары өч көнгә соңрак кына башланды, - дип чагыштырып күрсәтте баш агроном Алмаз Шиһапов.
Быел хуҗалыкта бөтенесе 1392 гектарда бөртеклеләр, 680 гектарда - берьеллык, 950 гектарда күпьеллык үлән, 200 гектарда рапс, тагын шуның кадәр орлыкка һәм 400 гектарда силоска дигән кукурузны чәчәсе, 130 гектарда бәрәңге утыртасы бар. Шушы кадәр эшне тиз арада 16 берәмлек техника белән башкарып чыгарга кирәк. Ярый әле уҗымнар яхшы кышлады, бозасы, өстәп чәчәсе юк, дип сөенәләр.
Без барганда Биктәш авылы янәшәсендәге 60 гектарлы басуда Валентин Яковлев агрегаты берьеллык үлән чәчә иде. 31ел буе ДТ тракторын иярли Валентин. Ике мәртәбә районда сабан батыры булып танылды. Җир эшенең барысының да җаен белеп эшли диләр аның турында. Чәчүче егетләр Фәргать Саттаров, Раушан Зиннәтуллин, Рәнис Фәйзрахманов, Фәргать Бәдегытдинов, шофер Рәсыйх Бәширов - бу агрегатка хезмәт күрсәтүчеләрнең уртак тырышлыгы белән көнлек нормаларын арттырып үтиләр икән. Алар артыннан җир катоклап баручы Дима Ивановка да тоткарлык юк. Хуҗалыкта гомер-гомергә кыр эшләре чорында һәр участокка җаваплы белгечләр беркетелә иде, бу традиция әле дә дәвам итә икән. Биктәш зонасы өчен яшь агроном Алмаз Мөхәммәтҗанов җаваплы булып чыкты. Алмаз - Салавыч егете. Югары белем алып кайткач, икенче язгы кыр эшләрендә катнашуы. Сүз уңаеннан, яшь белгечләрнең артуы (алар тагын бар әле) бер сөендерсә, аларның үз егетләре һәм бик булдыклы гаиләләрнең дәвамчылары булуы күпкә өметләндерә.
Иске Салавычтагы 450 гектарлы зур басуда баһадир "Джондир" тракторы да гадәти генә булып күренә икән. Теләсә нинди техника белән идарә итәргә сәләтле Ришат Саттаров кулында ул уенчык техника кебек кенә хәрәкәтләнә, оста тракторчы багана тирәләрен эшкәртү әмәлен дә тапкан - без килгәндә шуларның берсе тирәсендә әйләнә иде. "Бу басуда 30дан артык багана бар, аларның әйлән-тирәсен калдырып булмый бит инде", - ди Ришат. Әлеге массивның 68 гектарына борчак чәчүне тәмамлап килә иде ул. "Бүгеннән башлап, "Джондир"ны тәүлек әйләнәсе эшләтүгә күчәбез. Ришат белән абыйсы Рәфкать үткән ел да шулай эшләгәннәр иде инде", - ди баш агроном. Кырларда эш иртәнге алтыдан кичке сигезгә кадәр оештырылган, ике мәртәбә ашаталар.
Аммиак кертүдә эшләгән Рифат Сабиров, Илшат Галиев, Илнур Минһаҗев, күпьеллык үлән басуларын тукландыруда Илшат Һидиятов, дым каплатуда РафаэльСабирҗанов, Разит Габдуллин, шушы эшләрнең барысын оештыручы, хуҗалыкның иң тәҗрибәле агрономы Фәрит Хөрмәтуллиннар эшеннән җитәкчелек бик канәгать.
Районда бәрәңге игүдән ваз кичмәгән дүрт хуҗалыкның берсе булган, быел әле мәйданнарын тагын арттырырга ниятләгән хуҗалыкның бәрәңге саклау складына керми кала алмадым. Биредә бүген бәрәңгеләрне сортларга аеру, сату өчен тутыруда унбишләп кеше эшли.
- Үткән ел бәрәңге уңышы начар булмады, 22 мең центнер җыеп алдык. "Рокко" һәм "Гала" сортларын үстергән идек. Көздән дә шактый саттык. "Рокко"ны үзебезгә утыртырга дигәнен генә калдырдык, сатып ук бетердек. Ул чакта килограммы 10-12 сум иде, әле менә язын бер атна эчендә бәясе 23-24 сумга менде. Әле дә көн саен 20 тонна бәрәңге сатабыз, 100 тонналап сатасы бәрәңге бар, - дип сөйли хуҗалыкның шушы юнәлеш буенча махсуслашкан агрономы Рәфкать Хөрмәтуллин.
- Бер дәрәҗәсе арта, бер бетә, бәясе дә гел уйнап тора: көздән сатсаң, кайчагында язын арта, язга калдырсаң, ул чорга алучы да табылмаска, бәясе дә төшеп бетәргә мөмкин... Нишләтергә дә белгән юк бу бәрәңгене дисезме, дип сорыйм хуҗалык рәисе Айнур Нотфуллиннан.
- Базар өчен гап-гадәти әйбер инде ул. Шуңа күрә бөтенләй бетергәнче кат-кат уйларга туры килә. Без дә быел бәрәңгене 90 гектар тирәсе генә утыртырбыз дип уйлаган идек, бар кеше дә кул селтәп бетергәч, сораучылар күбәеп китте... Чыгымлы культура дип уйласак та, сортлар белән эшләгәндә, билгеле, сугарып, бөтен технологияне үтәп, зур уңыш алсаң, бәрәңге тиз арада табыш бирергә дә сәләтле бит ул. Өстәвенә күпме кешегә ел әйләнәсе эш. Безнеке кебек кеше күп булган хуҗалыкта бу да бик мөһим.
Баш рәсемдә: хуҗалыкның иң сәләтле механизаторларының берсе Ришат Саттаров һәм баш агроном Алмаз Шиһапов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250