Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чапшарда атлар кем кулында?

Берара авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә атлар тәмам кимеде, соңгы елларда гына ат асрауга игътибар бирелә башлады. Чапшар фермасында 70ләп тирәсе ат бар.

Малкайларны атчы Илнар Камалов тәрбияли. Алар махсус кардада тора. Ат үрчетүдән нинди табыш килә дип сорагач, колыннар сатабыз, ди ферма мөдире. Чөнки хәзер күпләп ат асраучы шәхси хуҗалыклар ишәеп бара, чөнки ат итеннән колбаса, казылыклар, ысланган ризыклар бик тәмле килеп чыга, сату бәһасе дә шәп. Мәсәлән, бер колбаса кулдан алганда 250 сум тора. Өстәвенә, Африка чумасы, тилчә дия-дия кибет киштәләрендәге читтән кертелгән ит ризыкларына да шикләнеп карау башланды. Тимирязев исемендәге җәмгыятьнең үз карамагында ук та казылык ясау цехы бар, тик әлегә ул нигәдер сатуга ит ризыклары чыгармый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250