Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чүп үләннәр... һәм бәрәңге

Соңгы елларда авыл хуҗалыгы тармакларында, җир биләүче фермерлар арасында карантин чүп үләннәре турында еш әйтелә һәм аларга каршы көрәш чаралары да күп кулланыла. «Россельхознадзор»ның Татарстан Республикасы буенча фитосанитар күзәтчелеге бүлегенең дәүләт инспекторы Мөдәрис Габделхәй улы Фәттахов белән булган әңгәмәбез дә әнә шул хакта.

- Мөдәрис Габделхәевич, карантин үсемлекләрнең кайсылары безнең район чикләренә якынлашты?
- Беренче карашка, карантин үсемлекләр бездә беркайчан да үрчемәс кебек тоела. Әмма алар барыбер әкренләп районыбыз чикләренә якынлаша. Мәсәлән, 2008 елда, контроль тикшерү вакытында, «Шәмәрдән икмәк кабул итү» пунктында, «Арча элеваторы» җәмгыятьләрендә әрем яфраклы һәм өч бүлемле амброзия, шул ук елны Арча районының Үрнәк авылындагы биш хуҗалыкта алтынсыман бәрәңге нематодасы табылды. Балтач районында әлегә мондый карантин объектлар күзәтелми. Ләкин тынычланырга ярамый, чөнки климатның әледән-әле үзгәреп торуы карантин чүп үләннәренең һәм зарарлы организмнарның таралуына нык тәэсир итә. Әйтик, колорадо коңгызы 1972нче елга кадәр безнең як халкы өчен экзотик бөҗәк буларак кына кабул ителгән иде, хәзер исә ул һәрберебез өчен котылгысыз афәткә әверелде. Әлеге корткычларга каршы көрәшкә күпме миллионнар сарыф ителә һәм шунысы аяныч - шул ук агу-химикатлар үзебезнең үк ашар ризыгыбызга эләгә ләбаса!?
- Җиләк-җимеш, яшелчә бакчаларын карантин чүп үләннәрдән ничек сакларга?
- Моның өчен бакчаларны чиста тотарга, вакытында чүп үләннәреннән арындырырга кирәк. Чөнки чүп үләннәренең гадие дә, карантин булганнары да орлыктан яки вегетатив рәвештә тарала. Көз көне, кыраулар башланганчы, туфракны 25-30 сантиметр тирәнлектә казып, эшкәртеп кую да уңай нәтиҗәләр бирә. Әгәр дә бакчагыз зарарлы чүп үләннәрдән, корткычлардан нык зыян күргән икән, аны үз көчегез белән генә бетереп булмаячак. Бу очракта «Татарская МВЛ» дигән федераль дәүләт бюджет учреждениесенең корткычларга каршы көрәш отрядына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
- Алайса, хәзерге вакытта бәрәңгенең нинди сортларын утырту күпкә уңайлы һәм файдалы?
- Бәрәңге авыруларга тиз бирешүчән культура. Алтынсыман бәрәңге нематодасына каршы тора алган сортлар да бар, әлбәттә. Әмма алар да фузариоз яки фитофторага тиз бирешәләр. Шулай да «Удача» сорты фитофторага, «Жуковский ранний», «Лукьяновский», «Малиновка», «Россиянка» немато-дага чыдам. Менә боларын утыртсаң була.
- Мөдәрис Габделхәевич, фермер хуҗалыкларында, мәктәп яны тәҗрибә участокларында бәрәңге һәм башка төр яшелчәләр үстергәндә нинди агротехник таләпләрне үтәү кирәк?
- Бәрәңге үстерү ул беренче карашка гына бик гади тоела. Яхшы уңыш алыйм дисәң, иң әүвәл бәрәңгенең сортын дөрес итеп сайларга кирәк, аны үзвакытында утырту, вакытында чүбен утау, корткычлардан арындыру мәслихәт. Фитофторага каршы агротехник чаралар үткәрү аеруча да мөһим. Гербицидларга килгәндә, аларны белгечләр киңәше буенча гына кулланырга ярый. Чөнки, күләмен арттыру уңышка тискәре йогынты ясарга мөмкин. Колорадо коңгызына килгәндә, аңа каршы конфи-дор-экстра, моспилан, регент - эффектлы препаратлардан санала. Әгәр бәрәңгене яңа участокка утырту мөмкинлеге булса, чәчү әйләнешен берьеллык һәм күпьеллык үләннәр кулланып эшләү файдага булачак. Әлеге агротехник чаралар алтынсыман бәрәңге нематодасы белән каты бөҗәккә (проволочник) каршы көрәштә әйбәт нәтиҗәләр бирә.
Карантин чүп үләннәргә каршы көрәш күп чыгымнар сорый, шуңа күрә, орлыклар сатып алганда, яшелчәме ул, чәчәк культурасымы, бәрәңгеме, сатучыдан фитосанитар тикшерү уздырылганлыгы турындагы актны күрсәтүен сорагыз, шул рәвешле сез яшелчә һәм бәрәңге бакчаларын корткычлардан, карантин чүп үләннәрдән саклап кала алачаксыз. Әгәр орлыкның карантин фитосанитария зонасыннан керүе билгеле икән, бу очракта инде, кичекмәстән, «Россельхознадзор» идарәсе белгечләре белән киңәшләшергә кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен Кукмарадагы телефон: (884364)2-94-84.
- Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт. Киңәшләрегез бакчачыларга, фермерларга, авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүчеләргә файдалы булыр дигән нияттә калабыз.
Әңгәмәдәш: Зөлфия ШАКИРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250