Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Дуңгызларда африка чумасы Африкадан киләме?!

Бу турыда без әӊгәмә барышында районныӊ баш ветеринария табибы Алмаз Исрафиловтан сорарга булдык: - Дөрестән дә бу авыруныӊ беренче булыр исәпкә алу Африкада була.

XXнче гасыр башында аны фәнни яктан тикшереп, куркыныч авыру икәнен исбатладылар. Африка әллә кайда булса да, дуңгызларда африка чумасы куркынычы янәшәдә генә. Республикада бу җитди күзәтү астында, керү юлларында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән беррәттән махсус ветеринария тикшерүе үткәрүче белгечләр дә сакта тора.

Дуңгызларда африка чумасы - вируслы, дәвалауга бирешмәве белән куркыныч, йогышлы авыру. Аныӊ белән дуӊгызлар, шул исәптән кабан дуӊгызлары гына авырый. Әмма вирусны таратучы булып һәртөрле җәнлек, кош-кортлар, терлек азыгы булырга мөмкин. Чирне булдырмый калу өчен дуңгыз асраучы җәмгыятьләрдә һәм шәхси хуҗалыкларда профилактика чараларын төгәл үтәргә кирәк. Моның өчен түбәндәге кагыйдәләрне җиренә җиткереп башкару сорала: терлекләргә азык биргәндә киңәш - бик сак булу. Мөмкин булганда азык эшкәртелеп бирелергә, яраклысын да тикшереп кенә бирергә кирәк. Дуңгызларны хуҗалыктагы башка хайваннардан һәм кош-кортлардан читләштерергә кирәк, чөнки ерткыч кошлар, эт, песиләр дә вирус таратучылар булырга мөмкин. Азыкларында талпаннар булмауны ачыклау да зыянга булмас. Шуның өчен дуңгызлар торучы һәм азык запасы сакланучы урыннарга даими рәвештә дезинфекция һәм дезинсекция ясау зарур.

Дуңгызларны ветеринар хезмәт органнарыннан бирелгән йогышлы чирләре булмавын раслаучы документлары булмаган очракта сатып алмаска киңәш ителә. Тиешле тәртиптә сатып алынганнарын да башка дуңгыз һәм терлекләрдән вакытлыча аерып тору, ягъни карантин үткәргәннән сон гына гомуми көтүгә кушарга рөхсәт ителә. Дуңгызларга вакцинация ясау һәм мал табибларының тикшерү үткәрүе кирәк. Әгәр дә дуңгызларда африка чумасы бар дигән шик туган очракта, тиз арада дәүләт ветеринар хезмәте белгечләренә хәбәр итүегез сорала. Белгечләр килгәнче шикле яки авыру дуңгызны үз урынында аерып калдырырга кирәк. Дуңгызны һәм башка хайваннарны суярга, аларның итен, маен, тиресен, йоннарын кулланырга ярамый.

Хөрмәтле райондашлар! Сезнең уяу һәм сизгер булуыгыз, профилактика чараларын үтәүдә аңлы рәвештә җитди эш башкаруыгыз бу чирне булдырмый калуда әһәмиятле роль уйный. Шул вакытта гына районыбыз буенча авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендәге, фермер хуҗалыкларындагы һәм шәхси хуҗалыклардагы дуңгызларга. куркыныч янамаячак. Дуңгызларда африка чумасы белән бәйле булган сораулар туган очракта Балтач дәүләт ветеринария оешмасына мөрәҗәгать итүегез сорала. Тел. 2-59-57.
Фото: metronews

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250