Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Дуслык"ның сөт елгасы саекмый

Район сөт җитештерү буенча республикада беренчелекне бирми. Көн саен барлыгы 170 тоннадан артык сөт савыла.

Совет чорында Түнтәр, Урта Көшкәт, Сала Көшкәт, Көтәш авыллары хезмәтченнәре "Дружба" исемле колхозга берләшеп, сөт җитештерү буенча районда алгы сафта булдылар. Хәзерге чорда бу дүрт авыл "Дуслык" җәмгыятендә хезмәт куя. Һаман да алдынгылыкны бирмиләр.
Сөт җитештерү буенча "Татарстан"нан гына калышып, дуслыклылар 20 җәмгыять арасында икенче урында бара. Сатуга көн саен 13 тоннага якын сөт китә. Җибәрелә торган продукциянең сыйфаты йөз процент - югары класслы. Терлекчелек фермаларында эш югары дәрәҗәдә оештырылган. Азык запасы җитәрлек: фуражга, сенаж-силоска һәм минераль өстәмәләргә кытлык юк. Сыер савучылар да үзләренең хезмәтләренә бик җаваплы карыйлар. Шунлыктан югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Бүгенге көндә Нина Терентьева көн саен 830 кг сөт сава. Татьяна Ефремова, Лена Петрова, Света Анисимова, Галина Евдокимова да Нинадан әз генә калышалар. Аларның һәрберсенең бер көнгә сауган сөтләре 580-600 кг тәшкил итә. Югарыда исемнәре телгә алынган савымчыларның 2013 елгы күрсәткечләре дә бик күркәм. Бер елда аларның һәрберсе 200-240 тонна сөт савып алган. Зур күрсәткеч бу! Менә шулай, хәзерге заманда совет чорындагы шикелле "бер сыердан фәлән хәтле сөт савып алдык" дигән ясалма күрсәткечләр белән мавыкмыйлар. Тулаем савылган һәм сатылган сөт күләме әһәмияткә ия. Сөтнең сыйфатлы булып озатылуы әһмиятле фактор. Сөтчелек фермаларында сыер имчәгеннән чыккан сөт турыдан туры суыткыч камераларга озатыла. Шунда ук сөтнең дәрәҗәсенә тиешле анализ ясала. Лаборант Людмила Трофимова үз эшенә бик җаваплы карый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250