Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Егет сүзе бер булыр…

Терлекчелек тармагыныӊ киләчәген күзаллаганда, әлегә артык зур чыгымнар тотмый, булган материаль-техник базага таянып та хуҗалыкларда савыла һәм сатыла торган сөт күләмен арттырырга мөмкинлек барын ел нәтиҗәләренә багышланган җыелышта ассызыклап әйтелгән иде.

Монда төп юнәлешләрнеӊ берсе булып фермаларда «раздой» группаларын оештыру тора. Бу тәҗрибәне өйрәнү өчен районыбызда мул сөт сава торган хуҗалыклар бар. «Татарстан», «Кызыл юл», «Дуслык», «Смәел» һәм башка хуҗалыкларда эшне уйлап оештырганда башкарып чыгарга мөмкинлекләр тапканнар бит. Менә алар исемлегенә «Алга» күмәк хуҗалыгы да кушылды. Уйлап, фикерләп, язып-сызып, бәхәсләшеп бер фикергә килгәннәр: «Бурыч куелган икән, ул үтәлергә тиеш!». Район башлыгы тарафыннан куелган бурычныӊ үтәлешен алгалылар 11 февраль көнне хуҗалык җитәкчеләре һәм баш зоотехниклар катнашында оештырылган семинар-киӊәшмә барышында күрсәттеләр.
Фермаларда булып, эшне оештырганны караганнан соӊ Шубан мәдәният йортында 2016 елныӊ беренче аенда терлекчелек буенча эш нәтиҗәләре каралды. Сөт җитештерү һәм сатуда артыклык булса да, бүгенге көндә ул кәнагәтьләндерми. Ит җитештерү, көндәлек артым алу буенча да җитәрлек эшләмәгән хуҗалык рәисләренә җавап тотарга туры килде. 1 мартка кадәр барлык хуҗалыкларда «раздой» группалары оештырып, сыерларны тәүлеккә 3 тапкыр саву буенча эшне оештырырга кушылды.

Фотолар тулы күләмдә фотогалереяда урнаштырылачак.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250