Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Эшле дә, ашлы да Әтнә

Бер кушылып, бер аерылып "уйнаган" авылларның язмышы күп очракта кызыгырлык түгел. Үзгәртеп кору елларында мөстәкыйльлек алып, аерым колхоз булып яшәгәннәрнең бик күбесе тернәкләнеп китә алмады.

Әтнә әнә шундый экспериментлар кичергән авылларыбызның берсе. Үзләре: "Аерым колхоз булып яшәгәндә барысы да әйбәт иде, ул чактагы рәисебез Ринат Гыйззәтуллин бик күп төзеде, аңа эшләргә генә ирек бирмәделәр", - дисә дә, аннан соң күп еллар үтте, күп сулар акты. Кабат "Кама"га кушылган Әтнә байтак еллар тернәкләнә алмый тилмерде.
Ниһаять, бүген инде ул бар яктан хуҗалык үзәге Пыжмарага тиңләшеп килә. Соңгы елларда биредә булган төзелеш объектларын санап чыгу өчен генә дә шактый вакыт кирәк булыр иде. Барысы да җитештерү объектлары, терлек каралтылары (әле быелга планлаштырылганы да шактый). Мәчетләре элегршк төзелсә, социаль-мәдәни объектлар исә аларда моннан берничә ел элек бер "селтәнү"дә хәл ителде. Республика программасы буенча районда беренче күп функцияле үзәк нәкъ менә Әтнәдә төзелде. Шәхси кибет эшләп тора. Пыжмара белән тоташтыручы, кайчандыр асфальт булып, инде тоташ чокыр-чакырга әйләнеп беткән алты чакрым юлларына кабат асфальт та түшәлсә (бу авыл халкының иң олы хыялы)...
-Авылда яшәргә була. Эшлим дигән кешегә эше дә, эшләгән кешегә ашы да бар, - ди урта мәктәп тәмамлауга, ул чактагы "комсомол путевкасы" белән - ихтыяри-мәҗбүри фермада сыер саварга калган, аннан амбар мөдире, ферма мөдире булып, бөтенесе 41 ел стаж белән пенсиягә чыккан Рафилә апа Ногманова. Ул бүген дә ферма мөдире булып эшләвен дәвам итә. - Соңгы елларда күрсәткечләребез бик әйбәт, хезмәт хакларын да вакытында алабыз, күләме дә әйбәт. Кызыксындыру чаралары да бар. Әле менә бер көнне күрше колхоздан бер ферма мөдире шалтырата: "Әле генә премия өләшкән идегез бит, тагын нинди премия бирдегез инде?" - ди. Моңа кадәр еллык нәтиҗә буенча премия бирелә иде, быелдан башлап, план үтәгән һәр терлекчегә ай саен премия бирелә. Хуҗалыкта ел саен унбиш кеше бушлай путевка белән шифаханәләргә бара. Барган саен бергә ял итүчеләр аптырый инде: "Нинди колхоз соң ул, бушлай путевкалар бирә торган?" - диләр. Эшләгән кешегә кадер бар бездә. Таләпләр дә зур инде. Планнар ел саен арта, үтәү өчен бөтен коллектив бер булып тырышырга кирәк... Шартлар бер дигән. Мин 2003 елдан ферма мөдире булып күчтем, шуннан бирле барлык абзарлар яңартылды, үзгәртелде. Терлек азыгы җитәрлек, сыйфатлы, өстәмәләргә кытлык та, тоткарлык та юк. Эшлә дә, эшлә генә...
Бүген бу ферма көн саен 7 тоннага якын сөт сата. Алдагы ел белән чагыштырганда 200 килограммга күбрәк, әле бераз кимеп китте, сөт ташлаган сыерларыбыз күбәйде, диләр. Сыер савучылар ике сменада эшли. Ирле-хатынлы эшләүчеләр дә бар, бертуганнар да, сыер савучылар арасында ир-егетләр дә шактый. Араларында иң тәҗрибәлесе Бибиниса Гыймадиева. 40 ел фермада эшләгән, лаеклы ялда булса да, эшләвен дәвам итә. Энесе Марс Габдуллин да тормыш иптәше Фәридә белән шушы ук фермада сыерлар сава. Тагын бер гаилә пары Миңзирә һәм Марат Гатиятуллиннар да алдынгылар сафында. Без барган көнне Марат (шулай ук терлек караучы Хәниф Ногманов та) шифаханәдә иде. "Сыер савучы кызларның берсе дә бармады", - диделәр. Бу аңлашыла да, авыл хатын-кызларының бармавына түгел, хуҗалыгын ташлап, чыгып киткәненә аптырыйбыз бит...
-Терлекчеләребез барысы да бик тырыш, берсен әйтсәң, берсе кала, барысын да язсагыз гына әйтәм, - дип "ультиматум" куйды Рафилә апа. Билгеле, килештек. Дөрестән дә, барысы да кимендә унбиш елдан артык шушы фермада хезмәт куйган ирле-хатынлы Люция Хәбибуллина, Роза Закирова, Альбина Вәлиуллина, Лилия Гыймадиева, Зөлфия Хаҗиева, Диния Газизовалар һәркайсы хөрмәткә бик лаек. Икесенә бергә 25 сыер караучы, әнә шуның кадәр сыерны бозаулатып, ике айга кадәрге бозаулардан 900 грамм тәүлеклек артым алган ирле хатынлы Илүсә һәм Рәсим Закировлар куйган хезмәтне үз хуҗалыгында бер сыер асрап, бозаулатып, кечкенә бозауны "аякка" бастырган кешеләр әйбәт күзаллый. Шушындый ук хезмәт куючы Фәнүзә Гайфуллина белән Ләрисә Исрафиловалар да алардан кимен куймый, хәтта алган көнлек артымнары да бер үк. Икесендә дә бозауларның сакланышы да бик әйбәт, аларга молодецтан башка сүз юк, ди мөдир. Ике айдан алты айга кадәрге бозауларны караучы Марат Гәрәев, таналар каплатуда эшләүче абыйлы-энеле Хәлил һәм Хәниф Ногмановлар, оператор-кочегар Илнур Сәйфетдинов, "киң профильле кеше" - тракторчы Фердинат Дәүләтшин, бар эшкә дә өлгерүче Тәбрис Исрафилов (ул китә икән, аның урынына эшкә ике трактор куябыз, ничек эшләвен шуннан чамалагыз диделәр), Альберт Вәлиуллин... - тулы бер ферма тулы канлы тормыш белән кайнасын өчен бу кешеләрнең һәркайсының үз урынында булуы, җиренә җиткереп эшләве кирәк шул.
-Абзарларыгыз арасы хәйран ерак икән, - дим Рафилә апага.
- Кыш көне генә җәяү йөрим мин, председатель аэрочана алып бирәм дигән иде дә, йөри алмам дип курыктым, - дип көлә ул. - Иртә яздан көзгә кадәр квадратциклда җилдерәм... Чын инде. Колхоз алып бирде. Сәпидкә дә утырган кеше түгел идем. Үзем йөри алырдаен сайлатып алдырттылар. Дүрт тәгәрмәчле булгач, егылмам дип уйлаган идем, беренче көнне барыбер егылдым, хәзер ияләштем инде...
Юлдашым, хуҗалыкның баш зоотехнигы Рәис абый Нәҗиповтан авылда буш йортлар күпме, яшьләр авылда каламы дип тә кызыксындым.
-Буш йортлар бик күп димәс идем, бездә дә шул башка авыллардагы кебек инде, кызлар барысы диярлек китә, егетләр юк-юкта кала әле, - диде ул. - Акча белән генә дә кызыктырып булмый хәзер. Әнә, шушы фермага яшь мал табибы килгән иде, фатирга кадәр салып бирде хуҗалык. Аңа ошаганча итеп, түбә калайларына кадәр үзенә сайлатып, эшләделәр. Өе әзер булган иде, "ялы да, бәйрәме дә юк" дип китеп барды...
Әйе, авыл хуҗалыгы ул шундый бик тә тынгысыз тармак. Авылны яратканнар, ихтыяри-мәҗбүри биредә "тамыр җибәргәннәр" генә түзә, алар гына "яшәп була" дип шөкер итә, "булдырам" дип яши... Алар булганга авылларыбыз да яши бит әле.
Рәсемдә: Бибиниса Гыймадиева (сулда), Рәис Нәҗипов, Рафилә Ногманова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250