Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ферма мөдире Нәҗип Галиевка терлекчеләр бик рәхмәтле

"Смәел" җәмгыятенең терлекчелек тармагы эшчәннәре ел дәвамында зур көч салып эшли. Нәҗип Галиев җитәкчелек иткән товарлыклы- сөтчелек фермасында эшләр аеруча көйле бара. Терлекчеләр арасында үзара ярыш ялкыны беркайчан да сүрелми.

Нәҗип абый әйтүенә караганда, биредә һәркем иңенә йөкләтелгән эшне намус белән башкара.

- Бирегә килеп эшкә урнашуыбызга шатланабыз. Йөрергә ерак түгел, хезмәт хакын да вакытында түлиләр. Коллектив эшчән, тату, җитәкчелеккә, ферма мөдиренә рәхмәтлебез, - ди кызлар.

Терлекчеләр генә түгел, Нәҗип абыйның хезмәтеннән җитәкчелек тә бик канәгать. 1979 елдан бирле бер постны биләгән Нәҗип Галиев узган елның октябрь аенда 55 яшьлек күркәм юбилеен билгеләп үткән. Тормыш иптәше Нурия дә җәмгыятьтә эшли, терлекчелек бухгалтеры икән.

- Балалары да берсеннән-берсе акыллы, тәртипле, үзенчәлекле, - ди җәмгыять иктисадчысы Розалия Фазылҗанова.

Галиевларның олы уллары инде җиде ел контракт нигезендә хезмәт итә икән. Бүгенгесе көндә Смәел егетенең Ульян шәһәрендә хезмәт иткән вакыты. Мәскәү каласында белем алучы көчле рухлы, тормышны җаны-тәне белән сөюче, тирән белемгә омтылучы кызлары Нурсинә исә районда һәм Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә зур танылу алып килә. Физик яктан мөмкинлеге чикле булса да, Нурсинәдәге ихтыяр көче, тормышка мәхәббәт, яшисе килү теләге көчле. Төпчекләре Нияз исә Смәел мәктәбендә белем ала. Абыйсы һәм апасы кебек уңган, акыллы, тырыш, максатчан булып үсәргә омтыла.

Гаиләсендә тормыш иптәше өчен ныклы терәк, балалары өчен олы таяныч булган Нәҗип абый хезмәттәшләре өчен дә алыштыргысыз кеше. Тыныч холкы, әдәплелеге һәм максатчан булганы өчен авылдашлары арасында да абруе зур аның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250