Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Гүзәлия, Гөлназ һәм Тамара һөнәрләре буенча иң яхшылар

30-31 октябрь көнне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республика АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, министр урынбасарлары, «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе»нең төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Миләүшә Заһидуллина һәм шул оешма вәкилләре катнашты.
Безнең районнан әлеге чарада 11 яшь белгеч катнаып, шуларның өчесе призлы урын яулады.

Конкурс йомгаклары буенча «Иң яхшы машина белән сыер саву операторы» номинациясендә «Борнак» җәмгыятеннән Гүзәлия Хәбибуллина - 1, «Иң яхшы терлекче-бозау караучы» номинациясендә "Труд"тан Тамара Сердюкова - 2 , «Иң яхшы ветеринария табибы» номинациясендә "Татарстан" җәмгыятеннән Гөлназ Камилова 3 призлы урынга лаек булды.Аларга дипломнар һәм 10, 8, 6 мең сум күләмендә акчалата сертификатлар тапшырылды. Калган катнашучыларга конкурста катнашкалыклары турында диплом һәм ике мең сум күләмендә акчалата премия бирелде, дип хәбәр иттеләр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.

Фото: http://rlun.pnzreg.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250