Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Хәерле сәгатьтә, игенче!

Халыкта гомер-гомергә килгән бер әйтем бар: «Язның бер көне ел туендыра».

Әлеге әйтем язгы көннең никадәр кадерле икәнен бик ачык күрсәтә. Димәк, яз көне һәр сәгать, һәр минут мул икмәк өчен эшләргә тиеш. Тулы бер хуҗалыкта «җирләр җитешмәде әле» дип бәя бирү төзәтә алмаслык хатага китерергә мөмкин. Шуңа күрә дә, язгы чорда аеруча акыллырак булырга кирәк. Көннәр 20-25 градус эссе тора. Мондый чакта җирләр көнләп түгел, сәгатьләп өлгерә... Тоташ басулар булмаса да, өлгергән участоклар һәр хуҗалыкта да бар. Дым каплатырга да, үләннәр тукландырырга да керешергә кирәк. Сүз басу-кырларны бозу турында бармый. Өлгергән участокларны сайларга һәм кыюрак эшкә алыну таләп ителә. Ә бүгенге көнүзәк бурычларга килгәндә алар шактый зур. Тиз арада 10 мең гектардан артык уҗым, 15 мең гектарда күпьеллык үлән җирләрен тырмалыйсы һәм ашлама кертәсе бар. 44 мең гектарда дым каплатуны да кичектереп булмый.
Туган ягыбызның эшчән игенче-механизаторлары тиз һәм сыйфатлы итеп алда торган бурычларны уңышлы тормышка ашырырлар дигән ышаныч белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250