Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Хәерле сәгатьтә, районда язгы кыр эшләре башланып китте

Үткән җомга көнне «Борнак», «Яңа тормыш» хуҗалыклары механизаторлары язгы кыр эшләрен башлап җибәрделәр.

«Балтачагрохимсервис»тан ярдәмгә чакырылган Фаяз Габсәләмов Борнакта күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тукландыра башлады. Икенче көнне хуҗалыкның үз механизаторлары Илдар Шакиров, Марсель Саттаров агрегатлары да аңа кушылды. «Яңа тормыш»та Владислав Петров күпьеллык үләннәрне тукландыруны башлады һәм 120 гектарда эшне төгәлләп тә куйды. Рәшит Нәбиев аның артыннан тырмага чыкты. «Татарстан» хуҗалыгында җирләрнең көнләп, сәгатьләп үзгәрүен тикшереп торып, 22 апрельгә кырга инде 13 агрегат чыгарганнар. Рафаэль Сабирҗанов, Радик Бариев, Фәнис Шәйхетдинов, Ришат һәм Рәфкать Саттаров, Илшат Галиев һәм башкалар туңга сөрелгән җирләрне тырмалый һәм күпьеллык үләннәрне ашлыйлар. Ә районда бу көнгә 8 хуҗалыкта кыр эшләрен башладылар.
минераль ашламалар белән тукландырылган күпьеллык үлән
(га)
уҗым басулары,
(га)
тырмаланган күпьеллык үләннәр
(га)
тырмаланган күпьеллык уҗымнар
(га)
туңга сөрелгән һәм пар җирләре,
(га)
Борнак
60
406
-
36
-
Татарстан
101
126
78
21
20
Яңа тормыш
120
-
120
-
-
Игенче
50
-
50
-
-
Тимирязев исем.
35
-
-
-
-
Бөрбаш
-
-
-
-
20
Смәел
-
-
-
-
20
Труд
-
15
-
-
-
Район буенча
386
547
248
57
60
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре хәбәр иткәнчә, быел туфракта дым әлләни күп түгел. Дым саклап калу өчен тырмалауны нык ашыктырырга кирәк. Уҗымнармы ул, күпьеллык үләннәрме, туңга сөрелгән җирләрме... җитешкән участокларны тырмалауны бер генә көнгә кичектерү дә зур дым запасын югалтуга китерә.
Фото: http://maloserd.archive.pnzreg.ru/root/news/selskoe_hozaistvo/11_05_11_s

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250