Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Хезмәт кешесе кайда да хөрмәттә (фото)

"Сосна" җәмгыятенең савым сыерлары торучы фермасына юл алдым. Биредә соңгы елда булган яңалыклар белән һәм алдынгы хезмәткәрләре белән Илнар абый Шамилов таныштырып йөрде.

1998 елдан туган колхозында эшли башлаган ул. Югары белем алып кайткач башта мал табибы булган, аннан соң зоотехник һәм ферма мөдире. Үз эшен белеп кенә башкаручы түгел ул, ә бөтен җаваплылыгын аңлап, үзенең кул астында эшләүчеләргә хөрмәт белән карап, кирәк чакта иң беренчеләрдән булып ярдәмгә килүче дә. Ферма эчләреннән үтеп, җәмгыятьнең алдынгы сыер савучысы Тәслимә апа Мәрданова янына килдек.

Сыер фермасына килгәч, гадәттә, малларның кычкырган тавышын, трактор гөрелтесен ишетергә туры килә иде. Ә бу юлы моңлы тавыш һәм матур көй каршы алды мине. Гүзәл апа Ганиева җырлый-җырлый малларның астын җыештыра икән. Ә малкайлар шул моң арасында рәхәтләнеп ял итә. Әлбәттә, мондый мохиттә эшләүләре үзләренә дә рәхәттер. Илнар абый да зурлап мактады сыер савучыларны: "Өчесе дә, ягъни Тәслимә Мәрданова, Гүзәл Ганиева һәм Гөлназ Сафина бик килешеп эшлиләр. Берсе өчен берсе җан атып торалар. Ике ел эчендә 3 тапкыр таналар бозаулатып, группалар әзерләп бирделәр".

Җитәкчелектән булган хөрмәт белән масаеп йөрми, минем сорауларыма да оялып кына җавап бирде Тәслимә ханым. Биредә 20 ел эшләсә дә, башкарган хезмәте белән мактанырга өйрәнмәгән ул. Элекке заманнан алган тәрбия асылында бары тик киләчәккә сәламәтлек кенә сорый. Чөнки саулык булса эшләп тә, тормыш итеп тә буласын яхшы аңлый.

Шушы авылның чишмә суларын эчеп үсеп,гомерләре буе колхозда бил бөккән әти-әниләренә ярдәмләшеп яши алар. Дөрес, бүгенге көндә Тәслимә ханымның әнисе Хәмидә апа Гафурова гына исән, әтисе Харис абый лаеклы ялга чыгып бик аз гына яшәп кала. СПТУда бухгалтер, пешекче, тегүче белгечлекләре буенча белем алган Тәслимә апа, шушы ук авыл егете Илнурга кияүгә чыгып, Мәрдановлар гаиләсенә килен булып төшә. Инде ул вакытлардан соң да күпме сулар аккан. Өч балага гомер бүләк ителгән, олы уллары Рушат Саба аграр көллмиятендә белем ала, Дилбәр мәктәптә укый, ә Диләрә балачагының иң күңелле вакытларын үткәрә - балалар бакчасына йөри. Таң атканчы эшкә чыгып киткән Тәслимә ханымга өй эшләрендә һәм балалар карашырга өлкәннәрнең ярдәме бик зур. Үзе дә аш-суга һәм бәйләүгә оста ханымны һәрчак мактап сөйлиләр. Кайнанасы Зөлхиҗә, кайнатасы Хуҗамөхәммәт белән дә шуңа да аңлашып, авылдашларга үрнәк булып яши алар.

Эштә уңышларга ирешү өчен нинди булырга кирәк соң дип сорыйм Тәслимә ападан.

- Уңыш артыннан чапмыйбыз. Тиешлесен эшлибез, үз хезмәтебезне бик яратабыз. Хәзер сөт ташыйсы юк, ашауны трактор кертә. Элекке белән чагыштырып карасак җир белән күк арасы инде. Элек әни дуңгызчылыкта эшләгәндә аңа гел ярдәм итә идек. Шул вакытлардан авыр хезмәтне үз итеп, яратып үстек. Шуңа да бүгенге көндә ике апам да, үзем дә терлекчелек өлкәсендә эшлибез. Балаларымны да хезмәт тәрбиясендә үстерәм. Улым 7 сыйныфларда укыган чагыннан ук зурлар белән бер рәткә эшләп йөрде, эштән курыкмады, - ди алдынгы сыер савучы.

Әлбәттә, Тәслимә ханымның сүзләрендә бары хаклык ята. Кечкенәдән яратып башкарган эш кенә киләчәккә дөрес тәрбия биреп, хезмәт кешесенең кайда да хөрмәттә булуын дәллиләп килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250