Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Хезмәте барның хөрмәте бар

«Татарстан» узган ел районда иң күп бәрәңге иккән хуҗалык.

Уңышы да әйбәт чыкты. Табышы юк дисәләр дә, бәрәңге сатудан хуҗалык кассасына беркадәр акча керде. Хуҗалыкта бәрәңгенең сортларын еш яңартып, яхшыртып торалар. Төрле авыруларга бирешми торган сортларга зур игътибар бирелә. Геннадий Иванов, Зөлфәт Хәкимов кебек механизаторлар аны игү технологиясен яхшы үзләштергәннәр инде. Бәрәңгенең рәт аралары кат-кат эшкәртелә, өстәмә тукландырулар үткәрелә. Көзен аны җыеп алу да елдан-ел җиңеләя. Узган ел 130 гектар бәрәңгенең яртысыннан артыгын комбайннар алган. Моның өчен бәрәңгене утыртканда ук комбайннар эшли алырлык туфраклы басуны сайлыйлар.
2013нче елгы эш нәтиҗәләре буенча җиңүче хуҗалыклар арасында «Кызыл юл» да бар. Бер хуҗалыкка берләшеп эшли башлагач, авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүдә сизелерлек уңай нәтиҗәләргә ирешәләр. Аеруча, терлекчелек тармакларына күп үзгәрешләр кертелде, яңа эш алымнарын киң куллана башладылар. Һәм бу ит-сөт җитештерү күрсәткечләрендә дә чагыла. Ел авыр килүгә карамастан, элекке елдагы үрләрен саклап кына калмыйча, үсешкә ирештеләр. Хуҗалыкта узган елда малларга ашату өчен җитәрлек күләмдә яхшы сыйфатлы азык туплый алдылар. Бу терлек азыгы игүдә һәм җыеп алуда эшләгән механизаторларның фидакарь хезмәтләре нәтиҗәсе.
Фото: http://www.biokart.com.ua/30/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250