Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Иң күп сөт савучы районнарга Яңа ел бәйрәмнәре "комачау" итмәгән: республикада сөт җитештерү буенча лидерлар рәтендә - Балтач!

Яңа елда иң күп сөт савучы районнар мәгълүм - исемлек.

Татарстанның кайбер районнары, узган ел белән чагыштырганда, сөтне 118 процентка артыграк сава башлаган
(Казан, 7 гыйнвар, "Татар-информ", Лилия Локманова). Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2017 елның 6 гыйнварына мәгълүматлары буенча, республикада сөт җитештерү өлкәсендә лидерлар үзгәрешсез кала диярлек.
Көненә иң күбе сөтне Әтнә райоында савып алалар. Биредә һәр сыер уртача 22,8 кг сөт бирә. Иң күп сөт савучылар рәтендә Кукмара (189 тонна), Балтач (176 тонна), Мамадыш (144 тонна), Саба (136 тонна), Актаныш (135 тонна), Арча (138 тонна), Әлки (128 тонна) районнары да бар.
Узган елның шул вакыты белән чагыштырганда, Кукмара һәм Зәй терлекчеләре сөт җитештерүне 118 һәм 117 процентка арттырган. Әтнәдә бу күрсәткеч 116 процент, Аксубайда 111 процент, Нурлатта 109 процент, Балтачта һәм Лениногорскийда 108әр процент.
Зәй районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Атлас Галиәхмәтов сүзләренчә, узган елның гыйнвар башына чагыштырма рәвештә сөт күләме 117 процент булу малларны рациональ рәвештә ашату белән бәйле.
"Фермаларда техник процесслар барысы да җиренә җиткереп эшләнелгән. Яңа елга кадәр рационга кирәк булган барлык кушылмалар да алдан ук тупланып куелды. Җәен югары сыйфатлы азык әзерләнде. Эшчеләр барысы да урынында, уты-суы бар. Сыер савучыларга һәм терлекчеләргә хезмәт хакы вакытында түләнеп барыла. Бу эзлексез рәвештә тырыш хезмәт кую нәтиҗәсе", - диде Атлас Галиәхмәтов.
Билгеле инде, республикада сөт җитештерү кимегән районнар да бар. Мисал өчен, Апас, Чирмешәндә сөт күләме узган ел белән чагыштырганда 90 процент, Мөслим, Кайбыч, Буада 91 процент, Әлмәттә 73 процент, Кама Тамагында 71 процент тәшкил итә.
Апас районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына билгеләп үткәнчә, районда сөт күләме кимү кайбер хуҗалыкларның банкротлыкка чыгып, хуҗалары алышыну белән бәйле. Шулай булуга да карамастан, Апаста ел дәвамында савылган сөт күләме үзгәрешсез калган һәм 27 мең тоннаны тәшкил итә.
tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250