Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Игенче" сатып алган, "Дуслык" үзе ясаган...(фото)

Районда тулы көченә кыр эшләренә әзерлек бара. Инде арада уңым кырларын ткландыру эшенә керешеп тә киттеләр.

Бу очракта һәр техниканың да төзек булуы шарт. Шуңа да хуҗалык белгечләренең техникалар яңарту, булганнарын төзекләндереп сафка бастырганнары имин генә эшләсә ярар иде, дип янып йөргән көннәре.
Техникаларны яңарту мәсьәләсендә авыл хуҗалыгы тармагына дәүләт тарафыннан ярдәм буларак, төрле субсидияләр һәм программалар гамәлдә. Безнең район хуҗалыклары да алардан файдаланып килә, тик җитәрлек күләмдә генә түгел, активлык җитеп бетми, дип искәртә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе.
Шушы көннәрдә генә "Игенче" өр-яңа К-700 тракторы алып кайтты. Егәрлеге көчле булган мондый куәтле трактор бу хуҗалыкта берәү бар иде инде, монысы икенчесе. "Игенче" хуҗалыгы рәисе Булат Зыятдинов әлеге гамәле белән зур чыгымнар тотып, киләчәкне кайгыртып йөрүче җитәкче буларак бәяләнә.
Шул ук вакытта "Дуслык" хуҗалыгы зур суммадагы чыгымнарны янда калдыру ягын уйлап тапкан, яңа төр техниканы үзе "иҗат иткән". Икедән берне ясаганнар анда. Иске ВАЗ машинасын үзйөрешле чәчкеч итеп көйләгәннәр. Эш барышында сынап карарга да өлгергәннәр инде.
baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250