Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Итчелек игътибар сорый

Саннарның беренчесе - узган ел җитештерелгән ит (тереләй авырлыкта, тонналарда), икенчесе - 2011нче елга карата процентлар чагыштырмасы.

Татарстан 699 110
Яңа тормыш 638 106
Труд 609 113
Алга 456 118
Кама 443 98
Тимирязев исем. 404 102
Маяк 386 100
Дуслык 351 113
Активист 344 98
Смәел 322 103
Сорнай 308 101
Сосна 305 101
Якты юл. 243 102
Бөрбаш 237 89
Борнак 213 114
Игенче 175 102
Арбор 169 98
Тукай исем. 141 106
Рәхимов исем. 126 84
Кызыл юл 122 86
Нөнәгәр 103 72
Уңыш 62 97
Район буенча 6855 103

Район буенча узган ел 207 тонна ит 2011нче елдагыдан күбрәк җитештерелде. Монда иң зур өлешне - «Труд» - 69, «Татарстан» - 64, «Дуслык» - 41, «Яңа тормыш» 34 тонна - хуҗалыклары кертте. Ә шул ук вакытта «Кызыл юл», «Нөнәгәр», «Кама» җәмгыятьләре сыер итен 20-10 тоннага, «Сосна», Рәхимов исемендәге, Тимирязев исемендәге җәмгыятьләр дуңгыз итен 32-23 тоннага 2011нче елдагыдан да ким җитештерделәр. Чигенеш аеруча кышлатуга кергәч зур. Мәсәлән, декабрьдә район буенча да сыер ите 2011нче елның шушы аендагыдан 82 тоннага, дуңгыз ите 18 тоннага ким җитештерелде. Җәмгыять җитәкчеләренә, терлекчелек белгечләренә эшләрен кат-кат анализлап ныклы нәтиҗә ясарга һәм терлекчелекнең бу тармагына да җитди игътибар бирергә кирәк. Бу тармакта эшләүче терлекчеләрнең дә эш шартларын яхшырту, хезмәтләренә күрә әйбәт итеп түләү буенча конкрет чаралар күрү шарт.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250