Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Кама» хуҗалыгы урып-җыюга чын мәгънәсендә зур әзерлек һәм җитди җаваплылык белән килә

Районныӊ төньяк өлешендә урнашу сәбапле, урып-җыюга соӊрак керешсәләр дә, камалылар уракны бердәм башлап җибәрделәр.

5 августка хуҗалык инде арыш егуны тәмамлаган, хәзер суктырып аласы гына бар. 200 тоннадан артык арыш бөртеге амбарга инде кайтарылган. Тәҗрибәле «кораб» капитаннары белән беррәттән, ярдәмчеләре булып, чын мәгънәсендә ипи тәмен тоеп үсүче мәктәп укучыларыныӊ кырларны иӊләве куандыра.
Комбайннар ашлык бушаткан арада 2 ярдәмче егет белән кыска гына әӊгмә кора алдык, эш кызу бит. Пыжмара мәктәбе укучысы Ранил Мөхәрлямов быел беренче елын эшли. Аныӊ иптәше Раил Нуриевны тәҗрибәле комбайн ярдәмчесе дип атарга була, бу җаваплы хезмәткә 2нче елын керешкән. Узган ел урып-җыюда катнашып, 40 меӊ сумнан артык хезмәт хакы алган. Быел да сынатырга уйламый, комбайн гына ватылмасын, ди ул.
Комбайннар артыннан басуларны саламнан арындыру буенча да эш яхшы оештырылган. Шул ук вакытта кырда бу участок өчен аерым җаваплы кешенеӊ булмавы, хуҗалыкныӊ исәп-хисап белгечләренеӊ күренмәве бу хуҗалыкка хас күренеш түгел икәне билгеләп үтелде. Уӊыш салынган автомашина кузовы өсләрендә саклавыч ябылмалар булмавы да тиз арада төзәтелер дип ышандырдылар.
Басуларны гөрләтеп эшләгән өр-яӊа комбайннарны, җиренә җиткереп, булдырабыз, дип торган басу «кораблары» хуҗаларыныӊ тырышлыгын күргәч, бу хуҗалык урып-җыюга чын мәгънәсендә зур әзерлек һәм җитди җаваплылык белән килә, дип әйтергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250