Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кама хуҗалыгында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча семинар-киңәшмә булды

Быел яз чәчү өчен орлыкларны узган ел урып-җыю вакытында ук әзерли башлаганнар. Бары тик югары репродукцияле, сыйфатлы орлыклар гына чәчеләчәк.

Аларны чүп үләннәргә, төрле авыруларга һәм корткычларга каршы эшкәртүгә зур игътибар бирәләр. Орлык агулау, биостимуляторлар белән эшкәртү өчен җиһазлары, җайланмалары, препаратлары җитәрлек. «Руслан» дигән элита сортлы арпа орлыгы сакланучы амбарда орлык эшкәртә торган агрегатны да, орлыкны чәчүгә әзерләү тәртипләрен дә семинарга килүчеләр кызыксынып карадылар. «Россельхозцентр» белгече Ирек Галимов орлыклар белән эш итүгә кагылышлы күп тәкъдимнәр әйтте.
«Кама» хуҗалыгында минераль ашламаны да шактый - һәр гектар сөрүлек җиренә 60 килограммга якын тәэсир итү көчендә туплаганнар. Һәр басуга аны картограмма буенча азот кирәк туфракка азотлысын, фосфор җитмәгәненә фосфорлысын, калийсызга калийлысын кертәчәкләр.
Хуҗалыкның баш инженеры Рафил Зәкиев техника паркындагы агрегатлар белән таныштырды. Өч чәчкеч агрегаты әзерләп куелган. Үләннәр чәчү өчен кирәклесе дә әзер. Уҗымнар тукландыру өчен бер данә «КУН», ике чәчкечле 1 агрегат старт көтеп тора. Каток, тырмалар да әзер. Быел яз берьюлы 10 агрегат дым каплатачак. 25 данә тракторның барысы да төзек. 2012 елда 10 миллион сумлык яңа техника алган булсалар, узган ел 12 миллион сумлык кайткан. Дым каплату өчен тәгаенләнгән бер «Беларус-1221» тракторына тагын дүрт тәгәрмәч өстәп, туфракка басым көчен киметкәннәр.
- «Чәчүгә әзер икәнсез инде», - дип сокланып та, көнләшеп тә карады семинарга килгән хуҗалык җитәкчеләре, белгечләре.
Семинарның киңәшмә өлеше Пыжмара мәдәният йортында үтте. Биредә район хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә техниканың әзерлеге, чәчүлек материал, минераль ашламалар туплауның торышы турында җитди сөйләшү булды. Семинар-киңәшмәне район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250