Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Кама”дагы яңарыш җиле

Фермалардагы абзарлар, амбар складлары һәрдаим яңартылып, төзек һәм матур булуы хуҗалыкның нигезе нык, таза булуын күрсәтә.

“Кама” хуҗалыгында күптән түгел булып узган отчет-сайлау җыелышында төзелештәге эшләргә дә тукталып үтелде. Биредә чыннан да төзелешләр ел саен һәм күп күләмдә алып барыла. 

2017 елда эш сезонын ашханә бинасына капиталь ремонт эшләре белән башлап җибәргәннәр иде, ул чакта әлеге төзелештә булып, эшнең башын гына күрергә насыйп булса, бүген инде бина белән тулаем танышу бәхете дә елмайды. Төрле чаралар үткәрү өчен ашханәнең залы, пешерү һәм юу өлешләре зурайтылган, яңа мебельләр урнаштырылып, матур итеп бизәлгән.

– Биредә без хуҗалык хезмәткәрләрен генә ашатып калмыйбыз, Коръән ашлары, юбилейлар, төрледән-төрле мәҗлесләр дә үткәрәбез, – дип заманчалаштырылган бина белән таныштырып йөрде Илсөяр Гарипова. 90 кеше сыйдырышлы әлеге бинаның исеме дә хәзер ашханә-механизаторлар йорты дип атала икән. Читтән килгән кешеләргә кунып калу өчен уңайлыклар тудырылган махсус бүлмәләр дә бар, белгечләр өчен дә аерым кабинетлар эшләнгән. Ерак авылга барып мондый заманча бина күрү, әлбәттә, шаккатарлык хәл. Язга исә, тирә-юнен чистартып, коймалап аласылары гына калган. Аннан соң тышы да эче кебек үк ялтырап торачак.

Төзелештәге башка эшләргә әйләнеп кайтсак, Пыжмара сөтчелек фермасында тагын бер салкын ысул белән тәрбияләү өчен абзар эшләнгән, савым сыерларының санын арттыру максатыннан, бозаулар абзары савым сыерларына көйләнгән, Сәрдектәге дуңгыз фермасы реконструкцияләнеп, 100 баш мөгезле эре терлек сыйдырышлы итеп эшләнгән, республика программасы нигезендә Әтнә һәм Пыжмарада ике сенаж чокыры төзелгән, Әтнәдә сөтчелек блогы зурайтылып, яңа сөт суыткыч куелган, әле болардан тыш төрле ремонт эшләре дә башкарылып торган. Шулай ук әлеге хуҗалыкның узган хезмәт елында башкарган иң зур эшләренең берсе – ул комбикорма ясау өчен яңа тегермән. ­

– Әлеге тегермән эшләнгәч, кеше хезмәте җиңеләйде, кул белән ташыйсы юк, азык төрле кушылмалар, фураж белән баетылып керә. Һәрбер категория терлеккә төрледән-төрле кушылмалар белән эшлибез. Бирегә “миксерлы” трактор көненә 27 тапкыр кереп чыга, – дип монокорм белән тәэмин итүче тегермән белән таныштырып үтте Фаяз Гәрәев.

Биредән балансланган азык гыйнвар ахырыннан гына кертелгән әле рационга, нәтиҗәсен күрергә әлегә иртәрәк, шулай да сөт кимү күзәтелмәде, дип сөенә биредә хезмәт куючылар.

“Кама” хуҗалыгының җитәкчесе Рәкыйп Нәҗипов район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе оештырган укуларның уңай яклары бик күп булуы турында отчет-сайлау җыелышы барышында да әйтеп узган иде. Әлеге тегермән дә шул вакытта күреп кайтып эшләнгән эш нәтиҗәсе икән.

Быелга килгәндә дә планнары зурдан аларның: Әтнә һәм Пыжмарада сенаж базлары төзү, Әтнә фермасында терлекчеләр йорты салу һәм буаз сыерларга торак төзү, Пыжмара амбар хуҗалыгында симәнә складының түбәсен алыштыру, Пыжмара фермасында печән складын төзекләндерү, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау өчен яңа бина төзү, Сәрдек фермасында 100 башлы абзарга реконструкция үткәреп, мөгезле эре терлеккә көйләү. Эшлисе эшләре бик күп, шуңа да “Кама”лыларның финанс яклары тотрыклы булып, куйган максатларына ирешү насыйп булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев