Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

“Кама”ның хисап җыелышында җитәкче дә сайланды. Кем дисезме? (+фоторепортаж)

Бүген “Кама” күмәк хуҗалыгында отчет-сайлау җыелышы булып узды. Анда районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин да катнашты.

Җыелышта хуҗалык белгечләре чыгыш ясады, һәрберсе дә 2017 елда эшләнгән эшчәнлекләргә бәя биреп, 2018 елга хуҗалык буенча куелган максат-бурычлар белән дә уртаклаштылар. Хуҗалык җитәкчесе Рәкыйп Нәҗипов үз чыгышында терлекчелекнең иң табышлы тармак булуын ассызыклап узды, шулай ук игенчелектәге уңышлар да аталды. Еллык эшчәнлеккә уңай нәтиҗә биреп, ул хуҗалыкның һәрбер хезмәткәренә рәхмәтләрен әйтеп узды.

Чыгышларны тәмамлап, сүзне район башлыгы Рамил Рашитович алды. Ул хуҗалык алдына зур бурычлар куеп, аларны үтәп чыгачакларына ышанычын белдерде.

Чара бик матур гадәт белән тәмамланды хуҗалык җитәкчесе юбиляр, яхшы хезмәткәр, төрле мәртәбәле Мактау таныклыклары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнүчеләрне тәбрикләде.

Җыелышның иң кульминацион вакыты киләсе биш еллыкка хуҗалык рәисен сайлап кую иде. Исегезгә төшерәбез әлегәчә “Кама” белән 15 ел дәвамында Рәкыйп Нәҗипов җитәкчелек итте. Ә менә киләсе бишьеллыкта хуҗалык дилбегәсе кем кулына тапшырылуын беләсегез килсә, “Хезмәт”ебездән укып белегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хисап җыелышы