Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Карилеләр 2017не уңышлы башлап җибәргән (фото)

Узган ел белән чагыштырып караганда, биредә быел савылган сөт артыграк икән.

Инде бу шулай дәвам итсә генә ярар иде, чөнки җәмгыятьнең башка сыер фермалары белән чагыштырганда, Кариленеке иң аз савучылар рәтендә. Дөрес, биредә хезмәт шартлары да уңай, ләкин менә нишләптер гел күрсәткечләре генә түбән.

Биредә 200-220 баш бозау асрала. Аларны ике айга кадәр Фәридә Нәбиева, аннан соң алты айга кадәр Фирдәүс Әхтәмов һәм 6 айдан зурракларны Ирек Гобәев белән Фоат Фазлыевлар тәрбияли.
Узган елның март аеннан раздой группасы эшли башлап, сыерларны саву өч тапкырга көйләнгән. 350 савым сыерын 3 группага бүленгән сыер савучылар карый: Фәүзия Хәйруллина, Миннегөл Гарифуллина, Фәния Гобәйдуллина, Розалия Габделхакова, Венера Хәбибрахманова, Гөлнар Әлмөхәммәтова, Рисәлә Галимуллина, Рәсүлә Гыйльмуллина, Венера Зәйнуллина, Гөлия Гарифуллина. Ферма белән Рәфкать Хәсәнов җитәкчелек итә, ясалма каплату эшен Светлана Мифтахова башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250