Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Казанда 2 яшьлек малай уникенче кат тәрәзәсеннән егылып төшеп һәлак булган

Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе беренчел тикшерү үткәрә.

(Казан, 26 май, "Татар-информ"). Казанда Яңа Савин районында Адоратский урамындагы йортларның берсеннән 2 яшьлек ир бала 12нче кат тәрәзәсеннән егылып төшеп вафат булган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.
Егылу нәтиҗәсендә бала җитди имгәнүләр алып үлгән.
Беренчел мәгълүматлар буенча, әлеге хәл булганда, баланың әти-әнисе һәм апасы зал ягында булган. Малай кухнядагы тәрәзә төбенә менеп, тәрәзәне ачкан һәм черкидән саклану челтәренә таянган. Челтәр ертылып, бала җиргә егылып төшкән.
Хәзерге вакытта беренчел тикшерүләр бара, хәл тулаем ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250