Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кышка ерак түгел

Районда быел кыш чыгу өчен 30 мең тонна печән хәзерләү планлаштырылган иде. Җәйнең ике ае узып ул 69 процентка үтәлгән килеш. Печәнне «Кызыл юл», «Сорнай», Тимирязев исемендәге, «Кама» хуҗалыкларында планлаштырылганнан 90 проценттан артыграгын әзерләгән бервакытта, «Дуслык», Тукай исемендәге, «Активист», «Труд», «Татарстан» җәмгыятьләрендә 39-54 процент кына булды. Сенаж 140 мең кирәк...

Районда быел кыш чыгу өчен 30 мең тонна печән хәзерләү планлаштырылган иде. Җәйнең ике ае узып ул 69 процентка үтәлгән килеш. Печәнне «Кызыл юл», «Сорнай», Тимирязев исемендәге, «Кама» хуҗалыкларында планлаштырылганнан 90 проценттан артыграгын әзерләгән бервакытта, «Дуслык», Тукай исемендәге, «Активист», «Труд», «Татарстан» җәмгыятьләрендә 39-54 процент кына булды.

Сенаж 140 мең кирәк булып 96 мең тоннадан артыграк хәзерләнде. Үтәлеш - 70 процент. Шулай ук «Кызыл юл», «Кама», «Сорнай» хуҗалыклары планны 92-89 процентка үтәп алда баралар. «Уңыш»та 3741 тонна әзерләп планны 117 процентка үтәделәр. «Маяк», «Сосна», «Алга»да да бу төр азык мул хәзерләнгән. Ә менә планны 43-50 процентка гына үтәгән «Борнак», «Татарстан» җәмгыятьләре иң артта баралар. Азык хәзерләүдә кайсы хуҗалыкның ничек эшләвен беләсегез килсә, түбәндәге сводканы карагыз. Анда 1 августка 1 баш шартлы терлеккә әзерләнгән азык берәмлеге (центнерларда) күрсәтелә

Уңыш 22,1

Сорнай 19,3

Кама 18,7

Кызыл юл 18,4

Алга 17,5

Сосна 16,7

Маяк 16,5

Труд 14,8

Арбор 14,2

Район буенча 14

Тукай исем. 13,4

Бөрбаш 13,1

Дуслык 13,0

Игенче 12,8

Тимирязев исем. 12,7

Якты юл 12,1

Активист 11,5

Яңа тормыш 11,1

Татарстан 10,4

Борнак 10,1

Смәел 7,7

Мондый сводкаларда гел артта күрергә гадәтләнгән «Уңыш» җәмгыятендә барысын да уздырдылар. Мондый сикереш дәвамлы була күрсен берүк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250