Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Күмәк хуҗалыкларда сыерлар быел бозауны күбрәк китерә

Кайсы хуҗалыкта сыерлардан бозау алуга җитди карыйлар, шунда савым да югары, сөт җитештерүне ел саен арттыра баралар.

Район күмәк хуҗалыкларында быелның узган ун аенда ел башында фактта булган 12839 сыердан 11400 баш бозау алынды. Бу узган елның шул чорындагыдан 484 башка күбрәк. Түбәндәге сводкада саннарның беренчесе - күмәк хуҗалыклардаел башланганда фактта булган сыерлар саны, икенчесе - быел узган ун айда алардан алынган бозаулар.
Татарстан 900 712
Дуслык 940 757
Маяк 622 648
Сорнай 648 650
Тимирязев исем. 767 592
Яңа тормыш 578 650
Сосна 652 592
Якты юл 626 515
Смәел 640 648
Бөрбаш 740 648
Кама 592 610
Активист 546 475
Игенче 824 660
Тукай исем. 534 402
Труд 523 464
Арбор 417 419
Алга 518 448
Борнак 487 487
Кызыл юл 735 560
Уңыш 350 283
"Маяк"та узган елның шушы чорындагыдан - 109, "Смәел"дә - 83, "Сосна"да - 74, Тимирязев исемендәге хуҗалыкта 57 баш бозауны күбрәк алдылар. Ә менә "Татарстан" белән "Игенче"дә, киресенчә, 59ар баш бозау былтыр ун айдагыдан ким алынды. "Уңыш"та 20 башка чигенеш ясадылар. "Дуслык", "Активист", "Алга", Тукай исемендәге хуҗалыкларда узган елга карата үсеш бик бәләкәй булды.
Фото: http://news-vendor.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250