Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Комбайннан – тракторга

Сосна фермасы территориясендә "МТЗ-1221" тракторында Мәхмүт Макамбаевны күргәч, аптырап калдым.

- Данлыклы комбайнчы әллә кышын тракторга күчкәнме? - дип сораганымны үзем дә сизми калдым.
- Мин инде ике ел тракторда эшлим, комбайнны ташладым, - ди Мәхмүт абый.

Алдынгылыкны бирмәгән комбайнчы Мәхмүт Макамбаев ике ел элек өр-яңа "МТЗ-1221" тракторына утыра. Кышын фермада эшләсә, яз көне басуда: тырмалый, культили, җәен силос, сенаж ташый, көзен исә кабат басуга чыга. Җәмгыятьнең алдынгы механизаторы әнә шулай нинди генә техниканы иярләсә дә, үз эшен намус белән башкара, башкаларга һәрчак үрнәк булып тора, диләр аның хакында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250