Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кыр батырына яңгырлар сәбәп түгел

Тимирязев исемендәге хуҗалык комбайнчысы Фәргать Гаязовны район механизаторлары арасында ишетмәгән кеше сирәктер.

Инде 80нче еллардан бирле кырда тракторда да, комбайнда да гел мактауга лаек хезмәт куя. Быел да «ДОН-1500» комбайны белән 1100 тоннадан артык ашлык суктырып алган инде. Кемдер килеп әйткәнне генә көтеп ятмыйча, суктырырга мөмкин булган басулар белән үзләре дә кызыксынып торалар.
Шушындый ук комбайнда эшләүче Ясәви Ногмановны да аның тиңдәше дияргә кирәк. Шушы икәве булса, игеннәр кырда сугылмый калмаячак, яңгыр түгел таш яуса да, диләр хуҗалыкта уенын-чынын бергә кушып. Әнә «Тукано» комбайнында эшләүче Илфат Әсхәдуллин да алар белән бер сафта тигез атлый. Фәнил Хәкимҗанов «ДОН-1500» комбайны белән остазларына биргесез хезмәт куя. Менә шушы дүрт комбайнчы үзләренең ярдәмчеләре белән бергә барысы 5 мең тоннадан артык ашлык суктырып алганнар. 4 сентябрьгә 1615 гектардагы игеннәрнең 1318 гектары җыеп суктырылган.
Бу көнгә «Кызыл юл» хуҗалыгы игенчеләре дә ашлыкның 80 проценттан артыгын җыеп амбарларга кайтардылар.
Узган ел район комбайнчылары ярышында җиңүче булган Рәфыйк Галиев быел да кимен куймый. «Д0Н-1500» комбайны белән 1300 тоннадан артык ашлык суктырган инде. «ДОН»нарда эшләүче Габдулла Гыйбадуллин, Фәнис Гарифуллин комбайннары бункерыннан да 1100 тоннадан артык ашлык алынган. Комбайнчылар инде атнадан артык 1200 гектарлы даладай зур, тигез Акман басуында эшлиләр. Техник хезмәт күрсәтү, заправка, ашау-эчү - барысы да басуда. Комбайннарны бер алып чыккач, урак бетмичә башка авылга алып кайтып йөрмиләр. Инде бодай белән рапс кына суктырасы калган, арпа белән солыны җыеп алганнар. Бер көнне районнан агитбригада килеп матур концерт күрсәтеп, ял иттереп китте игенчеләрне. Мондый концертлары өчен Тимирязев исемендәге, «Якты юл» һәм башка хуҗалык хезмәтчәннәре дә рәхмәтле аларга.
«Якты юл»да игеннәрнең 90 процентын җыеп суктырганнар. Күп ашлык суктырган өчен районнан билгеләнгән премияләрнең беренчеләре шушы хуҗалык комбайнчыларына бирелде. Рифат Бариев, Рөстәм Закиров - «ДОН», Наил Закиров, Илшат Шһабетдинов «Енисей» комбайннарында һәр мөмкинлекне күздә тотып, игеннәрне югалтуларсыз җыеп алу өчен тырышалар.
Без булган бу өч хуҗалыкта да икътисадчыларны басуда очраттык. Һәркайсында комбайнчылар үзләренең ничә сумлык иген суктырганнарын көндәлек белеп торалар. Комбайнчыларга, механизаторларга тиешле дәрәҗәдә хезмәт күрсәтүгә зур игътибар бирелә. Яңгырларга сылтап, үстергән игенне җыя алмый калсак, безне кем гафу итәр, ди игенчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250