Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Кырлар хуҗасына 60 яшь

Агроном кеше йоклыймы ул, дип кызыксынам "Маяк" агрономы Тәбрис абый Галимуллиннан. Тиздән 60 яшьлеген билгеләп үтүче кырлар хуҗасы әлеге эшенә 38 ел гомерен багышлаган.

Районыбызның танылган шәхесләре белән бергә ул да Чавал техникумында белем алып, үз эшенә тиешле бөтен нечкәлекләрне өйрәнә. Аннан соң читтән торып югары уку йортына керә, гаиләсен дә туендыра, эшен дә җиренә җиткереп башкара. Ләкин... Һәрбер кешенең тормышында үзгәрешләргә илтә торган бер борылышы була, кызганычка каршы күңелсез әлеге борылыш Тәбрис абыйны да читләтеп узмый. Өйләре янып бетеп көлгә әйләнгәч, укуын ташларга мәҗбүр була ул. Ләкин ул гына киртә булмаган аңа, канында басу-кырларга мәхәббәт аккан Тәбрис абый һәрбер мөмкинлекне кулдан ычкындырмый, хезмәтен камилләштереп эшли. Шуңа да аңа барысы да билгеле: туфракның ясалуы, игеннәрнең чәчелү һәм җыелу вакыты, үсемлекләрне ничек карарга, мул уңыш җыеп алу өчен бер гектарга күпме ашлама кирәк икәнлеге, бөҗәкләргә һәм корткычларга каршы тору чаралары. Бер сүз белән әйтсәк, агроном, ягъни Тәбрис абый чын мәгънәсендә җирне сөюче, авыл тормышын үз итүче кеше.

Язмамның башында бирелгән сорауга Тәбрис абый урау юллар аша гына җавап бирде. Әлбәттә, йокы эләгә аңа, ләкин йокларга яткач та һәрбер эшен, басу-кырларны күзалдыннан гына иңләп-буйлап йөреп чыга ул. - Рәхмәт тормыш иптәшемә бик сабыр һәм тырыш ул. Өйгә кайтып керә алган көннәрем бик аз, ләкин күңелем тыныч, чөнки анда барысын да тәртипләп торучым бар, - дип тормыш иптәше турында сокланып хөрмәтен белдерде Тәбрис абый. Өч кыз үстереп, аларның икесенә югары белем биреп, олы тормыш юлына озатып, бүгенге көндә төпчекләренең укуда булган уңышларына сөенеп яшәгән мәлләре аларның. Лаеклы ялга китәргә исәп бармы соң дип читенсенеп кенә сорыйм әңгәмәдәшемнән. Ә ул салмак кына: «Инде арылды», диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев