Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

"Кызыл юл”хуҗалыгында сыерлар өчен УЗИ аппараты сатып алганнар

Быел авылдашлар белән сөйләшер өчен тагын бер тема артты. Төгәлрәге, үткән ел җәйдән бирле шул хакта сөйләшәбез. Ике кеше очрашсак, "Сыерың үгез сорадымы әле?", "Сыерың буазландымы?"- дип сорашмый калмыйбыз. Инде бу борчылудан үтеп, гади бер кызыксынуга әйләнде шикелле.

Шулай да бу мәсьәлә авыл халкының гына түгел, кооператив-җәмгыятьләрнең дә иң авырткан урыннарына әйләнеп бара. Моңа кадәр нормаль эшләп килгәннәре дә үткән ел гадәтләнгән күләмдә бозау ала алмады. Ә безнең авылда ул моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә җитте. Үткән ел әле берничә сыер гына "үз срогы"н үтеп, җәйгә бозауларга калса, быел күпләрнең җәйгә дигән өметләре дә җилгә очты. Сыерлар үгез сорамый бер аптыратса (уколлар кадатучылар, кыш буе саф һавада - "прогулка"да йөртүчеләр дә булды), икешәр-өчәр көн рәттән үгез сорап, тилмерткән маллар да бар. Өч көн рәттән орлык салдырсаң да, нәтиҗәсе юк бит әле аның. Өстәвенә, элекке кебек 18-22 көн дигән "срок"лар да үтәлми. Голштинфриз токымы белән катнаш бу сыерлар элекке холмогорлар кебек дөнья бетереп, кычкырып үгез дә сорамый, яшерен баручы бу процессны белми дә каласың. Нәтиҗәдә кысыр маллар артты. Кемгәдер кысыр хәсрәт булып тоелса, авыл кешесе өчен бу һич кенә дә алай түгел шул.
Сыер өстерәп йөрисе юк дип, авыл кешесе дә берничә еллар элек, үгездән ваз кичеп, ясалма орлыкландыруга күчкән иде шул. Бөтен гаеп орлыкларның сыйфатсыз булуындадыр, бөтен нәрсә акчага корылган бу заманда алар да сан, акча артыннан куадыр дип, үземчә нәтиҗәләр ясаган идем. Ялгышканмын икән. Озак еллар авыл хуҗалыгында эшләүче белгечләр бер сүздән: "Алай була алмый, "Селекс" җәмгыяте орлыкларны биргән чакта да микроскоптан карап, тикшереп, хәрәкәттәгеләрен, активларын гына бирә", - диделәр.
"Татарстан" җәмгыятендә кырык елга якын зоотехник булып эшләгән Рафис абый Галимуллин бар сәбәп, бар гаеп - сыерларда дип саный. Зур гәүдәле, күп ашаулы һәм бик тә мул, майлы сөтле голштинфризларның бездәге "катнашма"сы ныклыгы, чыдамлыгы ягыннан үзебезнең холмогорлардан шактый калыша, ди ул. Чирләргә тиз бирешүче бу токым үзе белән "океан арты"ннан ук та чирләр "алып кайткан" булып чыкты. Бернинди дәваларга бирешми торган тояк авыруы әле шуның берсе генә. Тояк авыруы белән җәмгыять-кооперативларда тилмерсәләр, авыл көтүендәге малларның да "үз" чирләре бихисап. Инде бу бимазалардан туеп, авыл халкы арасында элекке холмогорларга кире кайтучылар да юк түгел. Тик теге катнаш токымның өстенлекләре - сөте, майлылыгы да кызыктыра торган шул. Ризыкка талымсызлыгы да ярап тора. Кысыр калулары белән генә фикерне үзгәртмәсә инде...
- Районда мондый проблема бар, сәбәпләрен өйрәнәбез, анализлыйбыз, үткән ел азагында "Кызыл юл" җәмгыятендә шул уңайдан махсус семинар үткәрдек, - дигән иде бу хакта әйткәч, бер сөйләшүдә район башлыгы Рамил Нотфуллин. - Бу хуҗалык белгечләре төп сәбәп сыерларда гинекологик авырулар артуда дип тапкан. Килешми булмый, чөнки нәтиҗәләре дә шул турыда сөйли. Әлеге авыруларны ачыклый, дәвалый башлагач, күрсәткечләре дә яхшырган.
"Кызыл юл" хуҗалыгында, баксаң, 523 меңгә сыерлар өчен махсус УЗИ аппараты сатып алганнар икән. Җитәкчеләре Фердинант Хәйруллин республикада санаулы гына булган бу аппаратны үзе юллап алып кайткан. "Барлык сыерларны тикшерәбез, дәвалыйбыз, аннан соң гына орлык салабыз, - ди ул. - Үзгәреш зур, әлбәттә".
Билгеле, нәтиҗәләр әйбәт булса, хуҗалыклар акча дип тормаячак, әлеге аппаратларны алып, кызыл юллылар тәҗрибәсен кулланачак. Сүз бит бозау алу турында гына түгел, сөтнең күләме турында да бара (кысыр сыер бу яктан да өметсез). Тик әлегә безнең - авыл халкының гына сыерларын УЗИга күрсәтергә мөмкинлеге юк. Тугыз айга ничәләр укол кадатып, орлык салдырсак та, соңгы дүрт айда тавышы-тыны булмагач, буаздыр дип өметләнсәк тә, сыер малкай әле дә кысыр булып чыкты. Бөтенесен өр-яңадан башлыйсы, димәк...
Фото: http://www.youtube.com/watch?v=D7V0Xs1xfU8&noredirect=1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250