Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Көзге муллык тырышлыгыбыз нәтиҗәсе, - ди «Сорнай»лылар

«Сорнай» хуҗалыгы икътисадчысы Әнәс Кәлимуллинны да кырда очраттык.

Комбайнчыларны гына түгел, амбардагыларны, җир эшкәртүчеләрне дә көндәлек эшнең барышы белән таныштырып тора ул һәм бер үк вакытта эшнең сыйфатына игътибар итә.
Без килгән көнне «Сорнай»лыларның 4 комбайны 74 гектарлы басуда борчак теземнәрен җыеп алуны төгәлләп, янәшәдәге басуда арпаны турыдан урып суктыра башладылар һәм бер көндә амбарга 245 тонна ашлык кайтарылды.
Килеп-китеп төшкәләп торган яңгырлар комачаулап торса да, маневрлар ясап эшләп, игеннәрне шулай көн саен җыеп алырга тырышалар. Илдус Хафизов, Айдар Сафин, Альберт Шәрипов, Рифат Хәлилов тигез дәрәҗәдә хезмәт куя, сезон заданиеләрен инде 45-35 процентка үтәгәннәр.
Комбайннардан ашлык ташучы шоферлар Дмитрий Дьячков, «Беларусь» тракторларында эшләүче Юрий Бегеев, Илдар Габдрахманов та бик тырышлар.
Амбар хуҗалыкларында Николай Медведев, Рәфхәт Фазылҗанов кайткан ашлыкны вакытында урнаштырып баруны оештыралар.
Шоферлар Юрий Спиридонов, Александр Терентьев амбардагы ашлыкны кушылган урынга күчереп торуда тоткарлык ясамыйлар.
«Сорнай»да саламны җыеп пресслау, чәчүгә җир хәзерләү, туңга сөрү эшләре дә көндәлек контрольдә. Көзге чәчүгә агрегатлар бүген чыгып китәргә әзер, басулар таләп иткәнчә эшкәртелгән. Юрий Андреев, Юрий Герасимов, Әнис Гыйләҗев кебек механизаторлар башта чәчүгә җир хәзерләгән булсалар, хәзер туңга сөрүдә намуслы хезмәт куялар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250