Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Мал асрап та акча эшләп була

Шәхси хуҗалыгыңда 5 сыердан күбрәк асрасаң, 200 мең сум акча бирелә икән диләр, бу сүзләр дөресме соң дигән сорау белән шалтыраткан иде Бөрбаштан бер абзый.

Гомумән, бер аны гына кызыксындырган сорау түгел бу, әлбәттә, субсидияләр хакында белергә теләүчеләр бихисап. Чөнки эш башлаучы фермерлар да, гаилә фермасы тотучылар да, кооперативлар да субсидия һәм грантка ия була ала. Әле моннан тыш каз, үрдәк, күркә, бройлер чеби, нәселле тана яки буаз сыер, өч яшьтән зуррак бия сатып алган яки ветеринария хезмәтләреннән файдаланган өчен дә субсидияләр бирелә. Шуңа да әлеге язмабыз һәркемне кызыксындырган субсидияләр хакында һәм безнең күпсанлы сорауларга район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин җавап бирәчәк.
- Илшат Солтанович, шәхси хуҗалыгыңда сыер башын арттырып кына субсидияле булып булмый бит әле. Халыкны аның шартлары белән дә таныштырып китсәгезче.
- Әлеге субсидиягә ия булырга теләүчеләрнең ел башында өч сыерлары булып, ел дәвамында шуны 8 башка тутырулары зарур. Шушы очракта һәм әлеге маллар торырлык мини-ферма төзелгәндә генә дәүләттән 200 мең сум күләмендә ярдәм алып булачак. Ә инде ике сыердан 5 башка кадәр арттыра алучыларга 120 мең сум күләмендә субсидия каралган. Һәм инде төп шарт булып, әлеге малларны 5 ел буе асрау тора.

- Әлеге ярдәмне алырга теләүчеләр эшне кайдан башларга тиеш?
- Сүзне шуннан башлыйк әле, килешү өч яклы тәртиптә төзелә: авыл җирлеге, субсидия алырга теләүче кеше һәм ТРның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы. Һәрбер авыл җирлеге агымдагы елның 10 февралендә ТРның Министрлар Кабинетында кабул ителгән әлеге карар белән тулысынча таныш. Шуңа да үзегез яшәгән авыл җирлегенә барырга һәм алардан тиешле документ формаларын алырга кирәк. Аларны тутырып бетергәннән соң документларны авыл җирлегенә тапшырасы, ә алар үз чиратында барлык документларны район авыл хуҗалыгы идарәсенә илтәчәк. Шуннан соң районыбызда төзелгән махсус комиссия белән без әлеге хуҗалыкка барып, авыл хуҗалыгы заявкасы нигезендә төзелә торган яисә төзелгән мини-фермаларны карап, фотоларга төшереп, шуның буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына документлар тапшырабыз. Кеше дөрес аңласын иде, әлеге акчалар мал башын арттыру максатыннан бирелә. Шуны да ассызыклап үтик, барлык маллар да хуҗалык кенәгәсендә теркәлгән булырга тиеш.

- Алдагы елларда бер сыер башына - 3, кәҗәгә - 1 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелә иде. Әлеге юнәлештә эшләр ничек бара?
- Бүгенге көндә әлеге төр ярдәмнәр буенча ачыклык юк әле.

- Ә нәселле тана яки буаз сыер алганда, бия асраучыларга ярдәм күләме күпме?
- Бер баш нәселле танага яки буаз сыерга 20 мең сум субсидия каралган. Төп шарт: нәселле тана лицензиясе булган авыл хуҗалыгы оешмасыннан сатып алынырга, аның яше 21 айдан, ә буаз сыерныкы 27 айдан зуррак булырга тиеш. Сакланышын тәэмин итә алмаганда, әйтик кисәк кенә суясы булганда, аның урынына икенчесен алып кую зарур. Бия атларга килгәндә, аларга 3 мең сум бирелә. Ләкин шулай ук тиешле таләпләр үтәлгәндә генә: атның хуҗалык кенәгәсендә теркәлгән булып, аның яше 3тән зур булган очракта; бияне ел ахырына кадәр, ягъни 31 декабрьгә кадәр асраганда һәм атка азык алган буенча бөтен төр тиешле документлар булганда.

- Илшат Солтанович, хәзерге чорда авыл халкын иң кызыксындырганы кош-корт субсидияләре. Алар буенча да сөйләшеп китикче. Бирелүче ярдәм суммасы узган елгы кебек чиклеме?
- Әйе, узган елгы кебек үк быел да каз, үрдәк, күркә, бройлер чеби алучыларга субсидияләр каралган һәм шул ук вакытта акча ягыннан чикләүләр дә бар. Шуңа да быелның 1 гыйнварыннан 1 июненә кадәр ТРда теркәлгән кош-корт үрчетү белән шөгыльләнүче оешмадан яше бер айдан артмаган каз, үрдәк, күркә яки бройлер чеби сатып алгансыз икән, 1 августка кадәр тиешле документларны туплап, авыл җирлегенә тапшырып, 1 баш казга һәм күркәгә - 100, үрдәккә - 80, бройлер чебигә 30 сум субсидия ала аласыз. Авылларга килеп сатучылардан алган очракта, алардан тиешле документларны сорап алырга кирәк, юкса субсидия алу мөмкинлеге сезгә эләкмәячәк. Сакланышына килгәндә, бройлер чебине һәм үрдәкне - 2, ә каз белән күркәне 4 айсыз суярга ярамый. Шул ук вакытта чикләүләрне дә искәртик, субсидия 50дән алып 100 башкача гына бирелә. Әйтик, сез 150 баш каз алгансыз икән, дәүләт аның 100 башына гына ярдәм күрсәтәчәк.

- Сыерларга үткәрелә торган ветеринария хезмәтләре быел да дәвам итәчәкме?
- Әйе, билгеле булганча андый төр хезмәт күрсәтү 500 сум һәм шуның 300е кире кайтарыла. Дөрес, бу очракта да бөтен төр документлар тапшырылгач кына һәм сыер хуҗалык кенәгәсендә исәптә булган очракта гына.

- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Илшат Солтанович. Районыбыз халкы сорауларына тулы җавап ала алырлар дип ышанып калам.

Авыл хуҗалыгы үсешенә ярдәм чыннан да бар һәм саллы хәзер. Бары тик иренми үстер, бөтен көчеңне куеп ашатырлык азык тупла һәм юк-юк дигәндә дә азрак файда булырлык субсидиягә иреш. Районыбыз халкы тырыш безнең, алар мондый ярдәмнәрне беркайчан да читкә этәрми, көченә карап кулын суза, ирешә һәм ала. Бу узган ел дәүләт тарафыннан күрсәтелгән ярдәмнән дә күренә. Әйтик, мини-фермалар төзелешенә 27 кеше барлыгы 3 миллион 892 мең сум күләмендә ярдәм алган, районыбыз халкы кош-корт белән генә дә 733 мең 830 сум акча эшләгән, ә нәселле тана һәм буаз сыерлар алып, 560 мең сум субсидия алуга ирешкән. Елдан-ел камилләшә барган заманда субсидияләрдән файдаланучылар да күбәеп тора. Алу белән генә түгел, алдагысын уйлап, тиешле законнарга сыешып кына эшлисен дә онытмасыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250