"Маяк"та элиталы сортлар белән эшлиләр
10 март көнне "Маяк" җәмгыятендә районыбызның барлык баш инженерлары катнашында транспортларга техник күзәтчелек үткәрелгән иде. Инде шул вакыттан язгы чәчүгә тулысынча әзер булган техника паркына артык тукталып тормыйча, чәчеләсе мәйданнар, яңа төр орлыклар һәм алга куелган максат-бурычлар хакында җәмгыятьнең баш агрономы Тәбрис Галимуллин белән сөйләштек.
Биредәге симәнә элита һәм супер элита сортларыннан гына. Быел аларның «Йолдыз» сортлы язгы бодаен Тимирязев исемендәге җәмгыятьтән, ә «Таң» сортлы борчакны «Татарстан»нан алганнар, ә «Кировский местный» сортлы клевер Киров өлкәсеннән кайтартылган. Яз көне гадәттәгечә орлыкларны җылыту эше башкарыла. Биредә дә арпа белән солы әлеге этапны узган инде. Ашлама тупланышы да әйбәт: 325 тонна - катлаулы, 90 тонна азотлы ашлама һәм 180 тонна селитра әзерләнгән, дөрес, бу әле җитәрлек үк түгел, ләкин кыр эшләре башланганчы һичшиксез әзерләп бетерәселәренә ышаныч зур. Чөнки иртә килә дигән яз да иртә килергә ашыкмады, шуңа да Тәбрис абый чәчүгә 20 апрельдән дә иртә чыгып булмаячак дип фаразлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев