Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Мөмкинлектән чыгып эшлиләр

Авыл хуҗалыгы өчен бик тә әһәмиятле чор - язгы чәчү вакыты башланды. "Яңа тормыш"лылырның барлыгы 2700 гектарда чәчү эшләре башкарасы бар. Моның өчен тиешле күләмдә орлыклар әзерләнгән инде.

- Кайсы гына авыл хуҗалыгы җәмгыятен алма, сыйфатлы орлыклар булганда гына игенчелек буенча тотрыклы уңышка ирешергә мөмкин. Шуңа да эзлекле эш алып барабыз. Мөмкинлектән чыгып эшлибез, - ди баш агроном Илгиз Заһидуллин.

2016 ел уңышы өчен "Льговская-1" элита сортлы көзге бодай, "Памяти Кунакбаева" сортлы арыш, "Симбирский" элита сортлы язгы бодай орлыклары сатып алганнар.

- Безнең төп максат - игенчелек продукциясен терлекчелек аша акчага әйләндерү. Шулай булуга да карамастаинде ничә еллар борчак сатып, хуҗалык кассасына күпмедер акча кертәбез. 2015 елда исә борчак сатудан 1 млн 685 мең сум акча эшләдек. Игенчелек заман таләпләренә яраклашып бара. Ихтыяҗ булган культураларга игътибар арта. Араларында ихтыяҗ кимегәннәре дә бар. Шулар исәбенә бәрәңгене кертергә була. Шуңа да аның мәйданнарын киметергә туры килә. Быел бәрәңгенең "Гала", "Колобок" сортларын 15 гектарда гына игәргә планлаштырып торабыз. Киләчәктә исә бу төр культурага сорау булмаса, ул структурадан бөтенләй дә төшеп калырга мөмкин, - ди Илгиз Заһидуллин.

Элеккеге елларда 20 гектарда игелгән азык чөгендерен быел "Яңа тормыш"та бөтенләй чәчмәячәкләр, чөнки чүбен утау, сирәкләү мәсьәләре зур проблема булып тора икән.

Терлекчелек өчен ихтыяҗ сорый торган бөртеккә кукурузны - 100, рапсны - 120, составында 70 процентка кадәр кузаклы культуралар булган катнаш азыкны - 344, шундый ук составлы берьеллык үләнне 233 гектарда игү, ә 300 гектардан артык мәйданда күпьеллык үләннәрне яңарту планлаштырылган.

- Инде табигать шартлары уңай булып мул уңыш алырга, исән-имин хәвеф-хәтәрсез, югалтуларсыз эшләргә насыйп булсын, - дип сүзен төгәлләде баш агроном Илгиз Заһидуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250