Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Мәскәудә Чутайдан «Красуля» көмеш медальгә лаек булды

Россия башкаласы Мәскәү шәһәрендә уза торган Бөтенроссия авыл хуҗалыгы күргәзмәсе кысаларында «сөтлебикәләр» өчен аерым конкурс узды.

Анда, хәбәр ителгәнчә, Татарстан данын Балтач районы «Кызыл юл» хуҗалыгында тәрбияләнә торган «Красуля» якларга тиеш иде. Шушы хуҗалыктан икенче сөтлебикә - «Фундук» кушаматлысы 2нче номер булып барды. Менә бүген Мәскәү шәһәреннән кайтып килүче «Кызыл юл» күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Фердинад Хайруллин иртән телефоннан үзенеӊ шатлыгын уртаклашты. «Красуля» Мәскәудә көмеш медальгә лаек булган, үзенеӊ сөтне күп бирүе, тыныч холыклы, ипле булуы белән зур комиссиянеӊ игътибарын яулый алган. Россиянеӊ барлык төбәкләреннән килгән сыерлар арасында да иӊ күп сөт бирүченеӊ берсе булып танылган: иртәнге контроль саву вакытында 20 литр сөт биреп шаккаттырган.
Шушындый сөтлебикәне тәрбияләгән Чутай авылы фермасы терлекчеләренә, хуҗалык белгечләренә, җитәкчесенә олы рәхмәт хисләрен җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250