Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ни чәчәсеӊ фермер?..

Күӊелләрне ымсындырып, йөрәкләрне җилкендереп җиргә яз килә. Яз табигатьнеӊ матур үзгәреш кичерү чоры буларак күӊелгә кереп калган.

Шул ук вакытта авыл кешесенә, игенчегә бетмәс-төкәнмәс мәшәкать һәм зур сынауга әзерлек вакыты да ул. Күмәк хуҗалыклар әлеге авыр, җаваплы чорны уӊышлы үтү өчен әзерлек эшләрен күптән башладылар: тырма, җир сөрү һәм эшкәртү җайланмалары ремонтланды, чәчүгә чыгасы тракторлар да яӊадан бер кат күздән кичерелә, кимчелекләре төзәтелә, ашламалар туплана. Бу юнәлештә аларныӊ эшчәнлеген район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе көндәлек күз уңында тота, район башлыгы алдында үткәрелә торган киӊәшмәләрдә дә әлеге мәсьәлә еш карала.

Ә менә районыбызда 51 тракторы, 12 комбайны булган, 3004 га сөрүлек җирләре биләгән 96 фермер-крестьян хуҗалыгы формасында оешкан, игенчелек белән шөгыльләнүчеләрнеӊ язгы чәчүгә хәзерлеге ни дәрәҗәдә, хәл ителәсе нинди мәсьәләләр бар икән? Бу турыда Балтач районының фермерлар ассосиациясе җитәкчесе Айдар Хаҗиев, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Мәсхүт Гарипов белән әӊгәмә кордык.

Мәсхүт Гарипов: "Узган ел, 20 фермер хуҗалыгы үз җирләрендә алдагы елда күпьеллык үлән чәчкән иде, калганнар бөртекле культуралар үстерү белән шөгыльләнделәр. Кабул ителгән кануннар нигезендә, алар чәчәр алдыннан орлыкны мәҗбүри рәвештә тикшертергә тиеш. Чәчкән 75 фермерларныӊ бары 11 генә чәчү орлыкларына лабораториядә бушка тикшерү уздырганнар. Димәк, калганнарның нәрсә чәчкәнлеге һәм аннан нәрсә көтеп буласы - берсе дә билгеле түгел. Шуныӊ нәтиҗәсе буларак, аларныӊ ашлыктан алган уртача уӊышлары да районныкыннан күпкә ким. Күмәк хуҗалык белгечләре белән бу елга чәчү планнарын карап чыктык, тиз арада фермерлар белән дә бу эшне башкарып чыгарга кирәк. Югыйсә, нәкъ узган елгы хәл кабатланачак.

Айдар Хаҗиев: "Мин бу оешманыӊ җитәкчесе булып 3нче елын эшлим, әмма оештыру мәсьәләләрендә бездә бердәмлек җитми. 26 гыйнвар көнне гомуми җыелыш уздырдык, бары 28 кеше генә катнашты. Ассосациягә дә керәбез, дип атлыгып тормыйлар, чөнки кергәндә 2500 сум һәм ел дәвамында 2000 сум акча түләргә кирәк. Югыйсә, башкалада төп офиста утырган белгечләребезнең фермерларга ярдәм итү мөмкинлеге хәйран зур, төрле программалар өчен грантлар алганда алар тиешле барлык документларны әзерләп, комиссия утырышында аларны яклап, финансларны бүлүдә ярдәм итәләр."

Мәсхүт Гарипов: "Менә шул ук орлыкны «Россельхозцентр»та бушка тикшертергә мөмкин, әмма моннан фермерларыбыз файдаланырга ашыкмый. Орлыкны тикшертмәгән очракта тикшерү органнары тарафыннан зур штраф санкцияләре каралганын һәрбер фермер белә бит."
Айдар Хаҗиев: "Бездә районда бу мәсьәләдә оешканлык җитмәгәненә күӊел әрни. Алдагы елларда әле сөйләшеп, фикерләшеп эшләү булса, хәзер фермерлар бөтенләй читтә йөриләр. Миӊа тимәсәләр, мин риза, дип яшәү вакыты үтеп бара. Басуларныӊ чисталыгы һәм максатчан чәчелеше, чәчү әйләнешенеӊ үтәлеше буенча тикшерү органнары килеп, штраф санкцияләре куллана башлагач, мин белмәдем, дип аклана башлыйлар. Дөресен әйткәндә, районда чын иткән вәкаләтле комиссия юк, җирне алганда фермер нинди максатта ала, эшкәртергә мөмкинлеге бармы, бу турыда беркем кызыксынмый, җирлекләрдә дә битарафлык сизелә."

Мәсхүт Гарипов: "Миӊа бер кешенеӊ булышканы юк, дәүләттән ярдәм алганым юк, дип сөйләнеп йөрүдән туктарга вакыт, дип уйлыйм. Дәүләт тарафыннан иӊ зур байлык - җир бүлеп бирелгән бит. Бүген дәүләт тарафыннан акчалата субсидия гектарына карап барлык хужалыкларга, шул исәптән крестьян -фермер хуҗалыкларына дә бирелә, бары тиешле рәсми кәгазьләр генә булсын. Орлык һәм җирләр тикшертелмәгән икән, бу районныӊ гомуми рейтингына тискәре йогынты ясый һәм бүленә торган субсидия акчасы да хәйран кими. Әгәр алынган җир 2 гектардан артса, бу инде шәхси ярдәмчел хуҗалык яисә пайчы җире итеп түгел, ә крестьян-фермер, шәхси эшмәкәр буларак рәсмиләштерелергә тиеш. Менә бу мәсьәләдә без әлегә эшләп бетермибез. Дөресен әйткәндә, берләшү юлында әле без яӊа тәпи йөри башлаган бала кебек, беренче адымнарны кыяр-кыймас кына атлыйбыз."

Айдар Хаҗиев: "Язгы чәчүгә техника төзеклеге һәм мәҗбүри техник карау узуы, җирне тукландыру өчен ашламалар туплау буенча да без хәбәрдар түгел, чөнки фермерлар бу турыда хәбәр бирәсе, дип уйламыйлар. Дөрестән дә, безгә, фермерларга берләшергә кирәк. Бары шул вакытта гына без үзебезне җитештерү өлкәсендә мөстәкыйль көч буларак күрсәтә алачакбыз."

Рәхмәт Сезгә! Язгы чәчүләрне уӊышлы үткәрергә насыйп булсын.

Россиядә эшкәртелмәгән җир кишәрлекләре сатылачак. Бу турыда РФ Дәүләт Думасына закон проекты кертелә. Проектта җир эшсез ятмасын өчен җаваплылык арттырылган. «Хуҗа бер ел дәвамында җирне буш тота икән, аӊа административ штраф салыначак. Акылга утырмаса, җир ике ел дәвамында эшкәртелмәсә, ул сатылачак», дип хәбәр итә канун проекты авторы депутат Николай Пеньков.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250