Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әниле-уллы фермада

Кили фермасында гаиләләре белән эшләүчеләр шактый, әниле-уллы Венера һәм Рузил Зариповлар шундыйларның берсе.

Венера апа озак еллар ферма мөдире булып эшләгән, бүген исә аның эшен улы Рузәл дәвам итә. Эшли башлавына әле күп булмаса да, өметле күренә, җиң сызганып булсынга дип йөри егет.
Рузәл Норма урта мәктәбендә белем алганнан соң, һөнәр лицеенда укый. Тимирязев исемендәге җәмгыятьтә эшләп ала, бәхет эзләп читкә дә чыгып китеп карый, әмма туган нигез үзенә тарта. Ул кабат Тимирязев исемендәге җәмгыятькә кайтып, Кили фермасына мөдир булып эшкә урнаша. Яшь булса да, коллектив белән эшләү күнекмәсе камил, кирәк икән кырыс та, урыны белән йомшак та була белә, диләр аның хакында.

- Күрсәткечләр югары булгач, күңел дә үсә, тик масаерга ярамый, эшләргә, эшләргә һәм тагын бер кат эшләргә - ди гаиләсендә уңган ир, кадерле әти һәм игелекле ул булган Рузил Зарипов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250