Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Нормабашлар уфтанмый (фото)

Ә менә үзенең хезмәттәшенә караганда бермә-бер күбрәк эшләгән Дамир Рәхматуллин Нормабаштагы бөтен эш тә кул хезмәтенә көйләнгән, ди.

Дөрестән дә, елның нинди генә фасылы булмасын, хәтта 40 градуска якын салкында да терлекчеләр базны үзләре кардан чистартып, ачып, кул белән ат арбасына төяп, ике абзарга азыкны ташыйлар. Алар карамагында 253 баш үгез бар, алар бирегә 150 килолы вакытта китерелә һәм 440 килограммнан арткач сатыла. Мөнир Мәрданов, Илдар Хаҗиев, Фирая Гыйльметдинова һәм Камил Идрисов үз эшләренә бик җаваплы карый. Шуңа да үгезләргә «спрос» зурдан. Моны үгезләрне һәрдаим сатып алырга теләгән башка як эшмәкәрләре дәлилләп тора. Үстереп өлгер генә, хәзер килеп алып китәләр. Менә бу атнада да ике дистәгә якын үгез Ульян өлкәсенә озатылды. Дөрес, сораучылар бик күп, ди баш зоотехник, ләкин кайсы җирдән бәяне югарырак тәкъдим итәләр, үгезләр шул якка сатыла икән. Күпләп сатылулар терлекчеләрнең хезмәт хакына артык бәйле дип кенә булмый, артымга карап 15 мең сумтирәсе алабыз, диде Мөнир Мәрданов. Дөрес, вакытында түләнеп баргач, алар шуңа да риза, ләкин бераз арттырсалар да каршы килмәс идек, диләр.

Нормабаштагы терлекчеләр йорты әлегә хәрабә хәлендәге бер бина, ләкин яңасының стенасы инде күтәрелгән, көннәр җылытуга төзелеп бетеп, сафка да тапшырылыр. Ләкин искесеннән дә зарланмый биредә эшләүчеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250