Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Нормалылар бәйгесенә старт бирелде (+фоторепортаж)

Районыбызда бара торган "Хезмәтем һәм җыр-моңнарым, Балтачым, сиңа багышлана!" дип исемләнгән иҗат бәйгесендә бүген Норма авыл җирлегендә яшәүчеләр үз осталыкларын күрсәтә.

Иҗат бәйгесе, гадәттәгечә, иртәнге сигездән үк Балтач үзәгендә ярминкә белән ачылды. Тимирязев исемендәге хуҗалык терлек азыгы, авыл хуҗалыгы продукциясе, шәхси эшмәкәр Тәлгать Газизов - ит, "Раил" кибетләр челтәре коллективы киң ассортиментта кондитер ризыклары тәкъдим итте. Көн шактый салкын һәм җилле булуга карамастан, сатып алучылар, җыр-музыка тавышына хозурланып, кызыксынып килүчеләр дә хәйран иде.

Хуҗалык җитәкчесе Булат Исрафилов, аның урынбасары Наил Мәрданов та, шәхси эшмәкәр Гөлфия Нәсыйхова да иртәнге сәгатьтән үк ярминкә барышы белән танышты. Бу оештыручыларның җаваплы карашы турында сөйли.

Хөрмәтле райондашлар! Кичен, сәгать 6да мәдәният йортына күргәзмәгә, ә 19.00 сәгатьтә концертка рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев