Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Олы бәяле хезмәт ияләре – шоферларыбыз.

Хуҗалыгыбыз районда әйдәп баручылар сафында. Күрсәткечләребез моның ачык дәлиле.

Шушы матур күрсәткечләрнең күп өлеше безнең зур хөрмәткә һәм дә рәхмәткә лаек машина йөртүчеләребезнең тырыш эшчәнлегеннән дисәк тә ялгыш булмас. Сүзем «Кама» хуҗалыгының машина йөртүчеләре хакында.
Машина-трактор паркында дүрт КамАЗ, биш ГАЗ-53 маркалы автомашина бар. Хуҗалыгыбызда ун машина йөртүче.
Менә алар - тормышны төптән аңлап, максатчан, коллективны әйдәп баручы Марсель абый Вәлиев, Ришат абый Галиев; бетмәс-төкәнмәс энергияле Рәис Камил улы Сабиров; аз һәм үтемле сүзле, эчкерсез, булдыклы Фаил Әхәт улы Җиһаншин; туры сүзле, феноменаль хәтерле, эшнең дөреслеген дәлилләүче Рәсим Сәетгәрәй улы Нуриев; һәр эшкә үзенә генә хас карашлы, төпле фикерле Раушан Мәсхүт улы Зиннәтуллин; бернинди авырлык алдында югалып калмый торган, яңалыкка омтылучан Раиф Шогәев улы Әюпов; кешеләргә ышана һәм таяна, дөньяны матур итеп күрә белүче Хәлил Солтан улы Ногманов; җыр-биюгә оста, юморга бай, матурлыкка омтылучы Эльмир Илсур улы Галиев; оялчан, булдыклы, җылы күңелле, кешеләргә ярдәмчел Айрат Шәмсун улы Гыймадиев; иң яшь, куйган максатына омтылучы, һәр кешене үзенең карашына җәлеп итә торган Альберт Рифат улы Зәкиев.
Әлбәттә инде, бу егетләр белән кулга-кул, иңгә-иң килеп, бер-берсен аңлап, аларның шатлыкларын, кайгыларын уртаклашып, үзенең төпле фикерләре белән уртаклашучы коллективның баш инженеры Рафил Наил улы Зәкиев. Үзара сөйләшү-киңәшү нәтиҗәсендә алар һәр алга куйган планнарын үтәп, максатларына ирешеп баралар. Хуҗалыгыбыз зур, проблемалар җитәрлек һәм аларны чишүдә санап узган машина йөртүчеләребезнең өлеше бик зур. Алар яңгыр, пычрак, кар дими, һәркайсы үзенә бирелгән эшне тиз, оста итеп башкарырга тырыша. Быел хуҗалыкта игеннәрдән 66353 центнер уңыш җыйнап алганбыз икән, монда шоферларыбызның да өлеше зур. Азык хәзерләү һәм урып-җыю чорында машина йөртүчеләребезнең уртача хезмәт хаклары 31404 сум тәшкил итте.
Хөрмәтле машина йөртүчеләребез! Сез олы бәяле хезмәтегезне булдыклылыгыгыз һәм зирәклегегез белән елдан-ел нәтиҗәлерәк башкарасыз. Сез хуҗалыкны үстерүгә лаеклы өлеш керткән, аерым хөрмәткә, олы рәхмәткә лаеклы кешеләр. Ихлас күңелдән сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз. Тормышыгызның рәхәтен тоеп, озак еллар җәмәгатьләрегез белән тигезлектә, бәхет-куанычларга төренеп, хәерле гомерләр белән тормыш сукмакларыннан атлагыз. Ходай сезне шәфкатьлелегеннән, рәхимле рәхмәтеннән ташламасын. Юлларыгыз гел дә хәерле бәхеттән сузылсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250