Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Отчеты булды,сайлавы... бер айдан

Хисап җыелышларының чираттагысы "Маяк" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә булды.

Биредә дә баш белгечләр, җәмгыять җитәкчесе Хәлил Хаҗиев үткән елгы эшчәнлеккә хисап тотты, эшчәнлеккә тулы анализ бирелде, быелга конкрет планнар, максатлар билгеләнде. Районнан килгән вәкил - район хисап-контроль палатасы җитәкчесе Равил Кәримов "Маяк"лылар эшчәнлегенә югары бәя бирде, шул ук вакытта резервларның күплегенә, аларны нәтиҗәле файдалану буенча тагын да тырышыбрак эшләргә кирәклеккә басым ясады. Азактан лаеклы ялга китүчеләрне бүләкләр, матур җырлар белән хөрмәтләү тантанасы булды. Җыелыш үткән көнне җәмгыять җитәкчесе Хәлил Хаҗиевның вәкаләтләре тәмамланды. Әмма ул көнне сайлаулар булмады. Бу чара бер айдан соң, канун нигезендә башкарылачак. Болар турында "Хезмәт" газетасының киләсе саныннан укырсыз.

Радик Вәлиев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Маяк"