Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Печән өсте җитә

Сабантуйларга да атна-ун көн вакыт калып бара. Элек печәнгә бәйрәмнәрдән соң төшсәләр, хәзер күпьеллык үләннәр Сабантуйларга кадәр чабарлык булып җитешә.

Моның өчен район хуҗалыкларын да 40 данә чапкыч комбайн әзерләп куелды. Аларның 18е югары егәрлекле «Макдон» комбайннары. Тракторга тагыла торган «чалгы»лар - 38, чабылган массаны әйләндерә торган тырмалар - 25, җыйгыч тырмалар 54 данә әзерләнде. Массаны җыйнап төяү өчен 47 комбайн стартта тора. Аларның 33е - «Палессе», 3е «Ягуар» маркалы. Болардан тыш, печән рулонлау өчен 67 данә пресслагыч ремонтлап, әзерләп куелган.

Ел саен печән өстенә беренчеләрдән булып керешүче «Сосна», «Сорнай» кебек хуҗалыкларда бу техникаларда эшләү өчен кешеләре дә тәгаенләнгән, алар белән куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәргәннәр, хезмәткә түләү шартларын аңлатканнар.

Июньнең беренче ике көнендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан югары дәрәҗәле комиссия район хуҗалыкларындагы терлек азыгы әзерләү техникасының торышын карарга киләчәк. Бер генә хуҗалык җитәкчесе һәм белгеченә дә алар алдында кызарырга туры килмәсен иде.

Фото: http://lida-region.ru/news-567

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250