Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Печәнсез каласыз бит

Июльнең беренче өч көнендә районда 901 тонна печән хәзерләнде. «Бөрбаш», «Яңа тормыш» һәм «Уңыш»та аны - 150шәр, «Дуслык», «Смәел» - 50шәр, «Кама», Тимирязев исемендәге һәм «Сорнай» хуҗалыкларында 40ар тоннадан күбрәк запаслый алдылар.

Монда болыннар бүлеп, үз терлекләре өчен печән хәзерләү өчен шәхси хуҗалыкларга ирек бирүнең дә нәтиҗәсе зур. Июльнең беренче өч көнендә райондагы шәхси хуҗалыкларга 770 тонна печән кайткан һәм алардагы кышлык печән запасы хәзер 2300 тонна тәшкил итә. Халыкка мал асрау өчен печән бирү буенча хуҗалыкларда хәл түбәндәгечә (күрсәткечләр тонналарда).
Тимирязев исем.
620
Сорнай
214
Сосна
194
Игенче
180
Дуслык
157
Смәел
155
Уңыш
150
Бөрбаш
150
Яңа тормыш
150
Кама
119
Активист
100
Тукай исем.
100
Калган җәмгыятьләрдә шәхси хуҗалык терлекләрен печәнле итүне соңгы чиратка калдырганнар. Терлекләргә кышлык запассыз калабыз бугай дип кайгырып йөрмәсә, механизаторның, терлекченең эшкә мөнәсәбәте дә икенче булыр иде. Җәмгыять җитәкчеләре үзләрендә эшләүче авыл халкының мәнфәгатьләрен беренче чиратта кайгыртырга тиештер.
Районда хәзерләнгән 44896 тонна сенажның 6000 тоннасы июльнең беренче өч көнендә салынган. Күп түгел. 20 хуҗалыкка бүлсәң, 300әр тонна гына туры килә. Ә бер көнгә нибары 100 тонна дигән сүз. Июльнең беренче өч көнендә хуҗалыкларның сенаж салуда ничек эшләгәннәре түбәндәге сводкада күренә (тонналарда).
Кама
569
Маяк
560
Татарстан
484
Сосна
412
Смәел
380
Труд
323
Кызыл юл
305
Тимирязев исем.
304
Бөрбаш
300
Яңа тормыш
300
Активист
253
Дуслык
250
Тукай исем.
235
Борнак
199
Арбор
194
Якты юл
137
Алга
115
Сводкадан күренгәнчә, «Уңыш», «Сорнай» хуҗалыклары бу өч көндә сенаж салмаганнар.
Фото:http://ria-leninsk.ru/117

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250