Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Пүскән малкайлары хөрмәттә (фото)

Сөткә бәяләр әйбәт хәзер, шуңа да ел ахырына савым сыерларын 1000 башка җиткерергә уйлыйбыз, ди Тимирязев исемендәге җәмгыятьнең баш зоотехнигы Шамил Нуриев. Сыерлар санын Пүскән фермасындагы нәселле таналар хисабына арттырмакчылар. Үзләре шушы юнәлештә уңышлы гына эшләгән җәмгыять нәселле таналарны буаз килеш тә сата. Чөнки сатып алучы таналарны шулай итеп тикшереп...

Пүскән фермасының маллар торагы әле яңа, узган елның көзендә кулланылышка тапшырылган. Биредә төп эшне, ягъни таналарны ясалма каплатуны Лилия Хисамиева башкара. Эшенең нәтиҗәсе белән ул үзе генә түгел, җитәкчелек тә канәгать. Гомумән, җәмгыятьтәге осеменаторларның барысы да яхшы эшлиләр икән, берсе дә «новичок» түгел, стажлы белгечләр.

205 баш тананы ике терлекче - Әнисә Фәизова белән Фәнил Вәлиев тәрбияли. - Терлекче булып 21 ел эшлим инде, хәзерге хезмәтне элеккегесе белән чагыштырырлык та түгел. Эш шартлары җиңеләйде, сулар краннан килә, ашауны трактор кертә. Җитәкчебез Булат Исрафилов бик тырыша, шуңа да эшләребез гел алга бара, - ди Әнисә ханым. Аның сүзләрен Лилия Хисамиева да куәтләп алды: «Хәзер бездә халыкны гына түгел, малкайларны да хөрмәт итәләр».

Хезмәт хаклары белән дә күкрәк киереп горурлана алар, кимендә 20 мең сум алалар икән, ә артым күп булганда 25 мең дә түләнә. Шуңа да биредә эшкә киләм дип торган яшьләр дә күп. Ә Әнисә ханым инде лаеклы ялга китәргә җыена, болай да пенсиядә килеш эшләп йөрим, җитәр инде, ди ул. Әлеге ферма белән җиде елдан артык Марзия Җамалетдинова җитәкчелек итә. Аның эшләү алымнарын, кул астында эшләүчеләренә булган хөрмәтен дә югары бәяли биредәге хезмәткәрләр. Андый җитәкче белән эшләве рәхәт тә, уңайлы да, ди алар.
1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250