Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Һәр хуҗалыкта тракторларга ягулыклар салынган кабызасы гына бар.

Республикабыз лидеры Рөстәм Миңнехановның авыл хуҗалыгы турында даими кайгыртуы быелгы чәчүгә әзерлектә дә күренде. Барлык хуҗалыклар, фермерлар җитәрлек кадәр ягулык белән льготалы шартларда тәэмин ителде, диләр районның авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсендә.

Мондый ярдәм җитәрлек кадәр чәчүлек орлык, ашлама белән тәэмин ителештә дә чагыла. Банктан аз процентлы, ташламалы кредитлар алу мөмкинлеге тудырылган. 60Х40 программасы буенча яңа техникалар кайтару мөмкинлеге дә үз көчендә калдырылган.
Финанс һәм икътисади кыенлыклар быел язгы чәчүдә аеруча зур оешканлык таләп итә. Район хуҗалыкларында кирәкле запас частьларны вакытында юнәтеп, кырда эшләячәк тракторларны, тагылма машиналарны тиешле хәзерлеккә китереп куйдылар.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Ришат Нуриев:"596 трактор, 235 чәчкеч, 278 культиватор, 284 каток, 5600 тырма ремонтланды", - ди. Һәм эш күләмдә түгел, сыйфат мөһим дип искәртә үзе үк. Шуңа күрә махсус комиссия һәр хуҗалыкта булып, ремонтланган техниканы тикшереп, кабат кабул итә.
Алай гына да түгел, комиссия 2015нче ел уңышы өчен эштә катнашачак һәркем белән аттестация үткәрә, аларның кышкы чорда оештырылган укуларда алган белем дәрәҗәләрен тикшерә, шуның буенча эшләүчегә класслылык билгеләнә, класслылыкка карап хезмәткә түләү арта. Комиссия башлап «Сосна», «Сорнай», «Алга», «Игенче», «Бөрбаш», Тимирязев исемендәге хуҗалыкларда булган. Барысында да техника бүген эш башларга әзер. Механизаторлар, чәчүчеләр белән аттестация үткәрелгән. Куркынычсызлык кагыйдәләре буенча өйрәнгәннәр, кул куйганнар. Кирәкле эш кораллары, киемнәр белән тәэмин ителгәннәр. Һәр хуҗалыкка, һәр фермерга шундый таләп куела.
Быел язгы кырда һәр гектарга кимендә 80 килограмм тәэсир итү матдәсе туры килерлек итеп минераль ашламалар кертү бурыч итеп куелган. «Татарстан», «Яңа тормыш», «Алга», «Бөрбаш» хуҗалыклары мул уңышка ният тотып, ашламаларны әйбәт тупладылар. Әмма бик аз запаслы хуҗалыклар да бар әле. Бу җитмәүчелекне тиз арада тутыру шарт. Үзебездәге «Агрохимсервис» берләшмәсе ярдәм сораганда каршы килми.
Амбар хуҗалыгында орлыкларны эшкәртү һәм агулау өчен кирәкле техникалар да инде әзер булырга тиеш. Анда эшләячәк кешеләр хәзердән үк тәгаенләнгән, алар укытылган һәм саклану чаралары белән тәэмин ителгән булсын. Мондый таләп кырда эшләячәк агрегатларга да кагыла. Бүген һәр хуҗалыкта тракторларга ягулыклар салынган, кабызып кырга чыгарлык хәлдә торырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250