Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Рамил Нотфуллин: “Сезгә таләпләр югарырак!” (фото)

"Татарстан" хуҗалыгының еллык хисап җыелышында чыгыш ясаган район башлыгы Рамил Нотфуллин шулай диде. "Җитәкчелек сездән күпне көтә. Шушында туып-үскән, сезнең белән бергә эшләгән кеше буларак, мин үзем дә бу хуҗалыкка, авыл җирлегенә аерым таләпләр куям. Сезне бар яктан гел алдынгы итеп күрәсе, уңышларыгызга сөенәсе килә", - дип тә өстәде.

Юкса, үткән елгы нәтиҗәләр буенча бу хуҗалык абсолют җиңүче, аннан алдагы елда да җиңүче иде. 2016 елда сөт һәм ит җитештерүне сизелерлек арттыра алу (болай да рекордлы булган сөтчелектәге күрсәткечләрне, мәсәлән, 20 процентка үстерү җиңелләрдән түгел һәм ул үзе үк күпне сөйли), игеннәрдән тулай җыем һәм уртача уңыш буенча беренче урынга лаек булулары, бер ел эчендә уртача хезмәт хакын 25 процентка күтәреп, бу яктан да районда беренче булулары сөенергә дә, горурланырга да җирлек бирә шикелле. Әле бит боларга 18 миллион сумга якын алынган яңа техникалар, тагылма машиналар, 20 миллион 710 мең сумлык төзелешне дә өстәргә, район бюджетына иң күп салым түләүче хуҗалык булуларын да искә алырга кирәк.

Боларны, билгеле, район башлыгы да, җитәкчеләр дә, хуҗалык рәисе һәм белгечләре дә белә. Әмма, ел үтү белән, әйтерсең, бу күрсәткечләр онытыла, үтелгән этап буларак, алар үткәнгә күчә. Инде быелга, төгәлрәге, хисап җыелышында бергәләп сөйләшү-анализлау өчен резервлар эзләү, тагын нәрсә эшләп була, әле нәрсәне эшләп бетермәдек ише сорауларга җавап табу кала. Ә боларны табу, бер караганда, инде лидерга кирәк тә түгел һәм икенче яктан аларны табарга да кыендыр кебек. Тик биредә һәр чыгыш әнә шуларны санау, үзтәнкыйть һәм анализлауга корылган иде. "Татарстан"лылар гомергә шулай эшләде һәм озак еллар дәвамында лидерлыкны саклап калуларының бер сере дә әнә шундадыр, мөгаен.

-Безнең бурыч - мул һәм арзан итеп җитештерү, кыйммәткә сату, хезмәт хакын вакытында түләү. - Хуҗалык җитәкчесе Айнур Нотфуллин үз чыгышын әнә шундый бик гади һәм һәркемгә таныш бер җөмләдән башлады.Үз эченә барысын да сыйдырган бу җөмлә: базар шартларында эшләргә һәм яшәргә өйрәнү, табигать көйсезлекләре белән "көйләнү", кешеләрне эшләтә һәм кызыксындыра белү, шартлар тудыру, конкурентлар янәшәсендә югалып калмау... Әле быелга дигән бар бурычлар да сыйган аңа.

Ә бурычларны шактый зурдан һәм шактый тәвәккәлләп билгеләделәр хуҗалыкта. Бүгенге вәзгыятьтән чыгып, бар басымны терлек азыгы җитештерүне үстерүгә ясаулары да аңлашыла.

- Алдагы елгы запаслар күп булганга һәм бик яхшы сакланганга гына бу кышлатуда терлек азыгы белән бернинди проблема булмаячак, - диде Айнур Нотфуллин, үткән елның нәкъ менә шушы юнәлештә шактый авыр килүен һәм быел инде берничек тә сынатырга ярамавын, оттырышларга урын юклыгын искәртеп. - Быел безгә кукуруз, берьеллык, күпьеллык үләннәрнең күләмен арттырырга, алардан мул уңыш алырга һәм яхшы сыйфатлы, энергиягә бай азык әзерләргә кирәк. Быелга җитәрлекне генә түгел, кимендә ярты еллык запас калырлык итеп...

Аңлашыла да, гомер-гомергә бер ел, ел ярымлык запас белән яшәп, ел әйләнәсе бертөрле азык белән ашатып күнеккән шул алар.

- 2017 елны сезнең хуҗалык өчен терлек азыгы хәзерләү елы дип игълан итсәгез дә була, - диде бу проблеманың җитдилегенә тагын да басым ясап, район башлыгы.- Башкалар өчен әйбәт булса да, "Татарстан" хуҗалыгы күрсәткечләре түгел бу. Тагын бер кабат яхшылап анализлагыз әле. Гомумән алганда, бүген бурычлар дөрес куелды, игенчелектә дә, терлекчелектә дә шул бурычларны үтәү юллары дөрес күрсәтелде. Инде аларның тормышка ашуын, гадәттәгечә, 2017 елда да үрнәк булып калуыгызны телим. Онытмагыз, районыбызның барлык хуҗалыклары да сезгә карап, сүзнең үрнәккә ияреп эшли. Моңарчы шулай булды, моннан соң да шулай булсын!
Раушан Фәризиев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250