Районда күпьеллык үләннәрнең 80 проценттан артыгы чабылды.
«Дуслык», «Маяк», «Смәел», «Уңыш», «Игенче», «Бөрбаш», «Алга» хуҗалыкларында бу эшне җәйнең беренче аенда төгәлли алдылар. Әмма «Якты юл», «Сосна», «Труд» һәм башка кайбер хуҗалыклардан эшне нык тизләтүләре сорала.
1 июльгә 3830 тонна печән хәзерләнде. Аның 1519 тоннасы шәхси хуҗалык терлекләре өчен бирелде. Тимирязев исемендәге хуҗалыкта аны 476 тонна өләштеләр инде. «Сосна», «Сорнай», «Игенче» хуҗалыкларында шәхси хуҗалыкларга 194-180 тонна печән өләштеләр. «Дуслык», «Смәел», «Активист», Тукай исемендәге, «Кама» җәмгыятьләрендә дә башлап үзләрендә эшләүчеләрнең мәнфәгатен кайгыртып дөрес эшлиләр.
Районда 38952 тонна сенаж хәзерләнде. Аның иң күбе - 4185 тонна «Дуслыкта». «Игенче» - 3560, «Кама» - 2712, «Бөрбаш» - 2620, «Сорнай» - 2449, «Татарстан» - 2376, «Маяк» һәм «Труд» 2230-2163 тонна сенаж салдылар. Калган хуҗалыкларда запасланганы әле 2000 тонна да юк
Фото: http://udmpravda.ru/galleries/zagotovka-kormov-v-udmurtii
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев