Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда печән өсте җитте, печән өсте!

Кала халкы, мөгаен, «төенчекләрен төйни» башлагандыр инде - атна азагында булачак Сабантуйларга кайтырга әзерләнәләрдер. Һич югы, күңелләре белән.

Ә авыл халкында әле бәйрәм кайгысы түгел. Аңа кадәр чүп баскан бакчаларны «эшкәртеп» чыгарга, тирә-якны чистартырга кирәк.
Өлгеррәкләр инде печән чабарга да кереште. Кемдер элеккечә чалгы белән селтәнсә, кемдер моточапкычларны «эшкә җикте», кемдер трактор белән генә чаптырды. Күмәк хуҗалыклардан алда, берсеннән-берсе күреп, бик бердәм генә печәнгә төшкән шәхси хуҗалыклар, бу атнада беренче кат печәнне киптереп, алып кайтып, урнаштырып ук куяр, ахрысы.
- Көннәрнең эссе торуы авыл хуҗалыгы культуралары өлгерешен 10 көнгә тизләтте. Кайбер хуҗалыклар инде узган ай ахырында ук үләннәрне чаба башладылар, - диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Мәсхүт Гарипов Яңгулда терлек азыклары хәзерләү техникасына үткәрелгән парадта. Монда якындагы дүрт - «Яңа тормыш», «Борнак», «Смәел», «Маяк» хуҗалыклары рәисләре, баш инженерлары, агрономнары, икътисадчылары, терлек азыгы хәзерләүдә эшләүче механизаторлар катнашты. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин: «Борнак» хуҗалыгы җитәкчесе Рәфкать Нәҗипов парадка үзе килеп мәшәкатьләнмәде», дип язарга әйтеп искәрткән иде, Рәфкать очрашуның ахырына булса да килеп җитте тагын. Техниканы да икене генә китергәннәр борнаклылар. Шулар белән хуҗалыкның барлык басуларындагы үләннәрне чабып өлгерә алсалар ярый ла.
- 7 гектарлы «Костер» үләнен чабып киптердек. Инде пресслап бетерәләр, - диде «Смәел» хуҗалыгы рәисе Илһам Шакиров. Механизатор Рифат Закиров «Макдон» белән көн сүрән вакытта чапкан. Фәнис Мөбарәкшин тырма таккан тракторы белән әйләндереп торып, бер көндә киптергән. Рәдиф Гайнанов пресслап торуда әйбәт эш күрсәтә. «Маякчылар берәр данә «Палессе», «КСК-100» чапкычларын парадка китермәгәннәр. Димәк, эшкә әзер түгелләр дип нәтиҗә ясады «Гостехнадзор»ның райондагы вәкиле Рифкать Фәхретдинов. Парадны үзләрендә кабул иткән яңгуллылар барысы да бердәм килгәннәр, техникалары да төзек, механизаторлар белән инструктаж үткәрелгән, нинди азыкны күпме хәзерләсәләр, никадәр хезмәт хакы аласын белеп торалар.
«Игенче» хуҗалыгы басуында үткән парадка «Сорнай»ның ике техникасы килмәгән. Эштә, үлән чабуда икән. Анатолий Плотников «Палессе» комбайны белән - 40, Юрий Назаров «Макдон» белән 30 гектарда үлән екканнар инде.
«Игенче» хуҗалыгында да 40 гектарда күпьеллык үлән печәнгә чабылган. Һәр ике парадта да терлек азыгы хәзерләүчеләргә түләү шартлары кызыксыну уятты. Смена нормасын тутырып үтәгән өчен, азыкның сыйфаты өчен куелган өстәмә түләүләр игътибарга лаек.
10 июньнән 30 июньгә кадәр «Гостехнадзор» ЮХИДИ бүлеге белән бергә «Трактор-прицеп» операциясе үткәрә икән. Бу чорда барлык төр үзйөрешле техника аерым контрольгә алыначак, кагыйдәне үтәмәүчеләргә зур штрафлар салыначак. Басу юлларында да йөриләр. Техниканың берәр уты янмаган яки сигналы эшләмәгән очракта да чара күреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250