Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Районда терлек азыгы хәзерләү торышы

Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән 10 июньгә алынган сводканы карап утырганда Борнак хуҗалыгы рәисе Рәфкать Нәҗипов шалтыратты.

«Алдагы ике газетада безнең хуҗалык терлек азыгы хәзерләүгә игътибар бирми дигән фикер тудырган язмалар бирдегез. Ничек алай булсын инде, 5 июнь көнне печән пресслап кайтара башладык», - ди. Хуш, бик яхшы. 5 көндә 20 тонна печән запаслый алганнар. Ә чынлап торып эшли башлаган «Сорнай»да ул инде 160 тонна, 500 тонна сенаж да салганнар.
Сводкада күренгәнчә, бу көнгә «Бөрбаш» - 87, «Игенче» - 60, «Татарстан» - 28, «Кызыл юл» - 25, «Активист», «Смәел» - 20шәр, «Яңа тормыш» 12 тонна печән запаслаган. Ә калганнар һаман могҗиза көтә. Бик начар.
Мондый эсселек, корылык дәвам итсә, мондый сүлпәнлек белән күп хуҗалыклар кышка җитәрлек терлек азыгы туплый алмаячак. Чәчүлекләрне тәрбияләү, аларны минераль ашламалар белән тукландыру, барлык техниканы нәтиҗәле файдаланып, терлек азыгы культураларын вакытында җыеп алып саклауга салырга кирәк.
Корылыклы кайбер еллардагы кебек терлекләр өчен азыкны кулга кабат чалгы алып елга-чокырлардан, урманнардан да әзерләргә туры килмәгәе. Авыл җирлеге башлыкларына халык белән киңәшеп, бу юнәлештә эшне соңга калмыйча оештыру мәслихәт.
Фото: http://zoo-farm.ru/korma-dlya-zhivotnyx/zagotovka-sena/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250