Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Рейтингта алда

«Кама» җәмгыятендә акчаны эшли дә, саный да беләләр. Узган елны табигать сынауларына бирешмичә игенчелектә, терлекчелектә дә рентабельле төгәлләделәр.

Сөрүлек җирләренең һәр гектарына 26 мең сум акча керде. Акча кеременең капиталь салымнарга тотылган өлеше 22 процент тәшкил итте. Җәмгыять эшләүчеләргә хезмәт хакы түләү буенча районда өченче урында бара - узган ел аның айлык уртачасы 14211 сум булды. Хуҗалык һәр төрле түләүләрне вакытында түләп бара, пенялар, өстәмә процент чыгымнарына акча әрәм итми. Җәмгыятьләр арасында акча кеременә карата кредит бурычлары иң аз булган хуҗалык шушы - «Кама». Монда ул нибары 13 процент тәшкил итә. «Камадылар Хәбир Мөхәрләмов, Гадил Гатиятуллин, Радис Галиәхмәтов, Фаяз Гәрәев кебек механизаторлары, Газинур Нәҗи- пов, Рәсимә Хәсәнова,Алия Заһретдинова, Мәйсәрә Камалиева, Фәнүзә Гайфуллина, Рәйсә Гатауллина, Илүзә Закирова, Рәсим Закиров, Гөлнара Закирова, Илзирә Ногманова, Бибиниса Гыймадиева, Люция Хәбибуллина, Зөлфия Хаҗиева, Лилия Гыймадиева кебек терлекчеләре һәм башкалар белән хаклы рәвештә горурланалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250