Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Рәкыйп НӘКЫЙПОВИЧ: «Хезмәтчәннәр тырышлыгы белән алдагы елларда яулаган үрләрне югалтмыйча, яӊа уӊышларга ирешергә тырышабыз» (фото).

«Кама» хуҗалыгы соӊгы елларда тотрыклы үсешкә ия һәм экономикасы нык хуҗалыклар арасында үзенеӊ алдынгы урынын елныӊ-елында ныгытып бара торган хуҗалыкларныӊ берсе.

Районда гына түгел, республикада да иӊ нык хуҗалыклардан санала. Бу хуҗалыкта алга карап, һәр нәрсәне «җиде кат үлчәп, бер кат кисәләр». Терлекчелекнеӊ үсеше, маллардан көндәлек артым алу, ит җитештерү һәм башка бик күп юнәлешләр буенча күп хуҗалыкларга үрнәк булып торалар алар.
Бу турыда хуҗалыкныӊ отчет җыелышында катнашкан Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин да аерым басым ясап әйтте. Хуҗалык җитәкчесе алдынгыларны тәбрикләп, йомгаклап әйткән сүзендә «Кама» хуҗалыгы хезмәтчәннәре тырышлыгы белән алдагы елларда яулаган үрләрен югалтмыйча, яӊа уӊышларга ирешергә тырышуларын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250